9-11 ноябрьдә Туймазы шәһәрендә башкорт халык җырларын оста башкаручылар мәйдан тотачак.
Әлеге вакытта Башкорт халык җырларын башкаручыларның «Озын көй» төбәкара конкурсында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
Анда катнашучылар өчен яшь чикләре юк. Җырлаучылар һәвәскәр булырга тиеш. Аларны Башкортстанның билгеле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәһалый. Иң оста башкаручыга Гран-при каралган. Шулай ук, беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнә.
«Озын көй» конкурсы тәүге тапкыр 1997 елда оештырыла, 2001 елдан ул төбәкара статусы алды.