Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне "тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана. Алар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.