Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2018, 16:22

Татарстанда 72 яшендә генә җырчы карьерасын башлаган моң иясе вафат булган

Татарстанда "Юрүзән” җыры белән танылган җырчы Рузалия Гарифуллина 83 яшендә вафат булган.

Татарстанда "Юрүзән” җыры белән танылган җырчы Рузалия Гарифуллина 83 яшендә вафат булган.
Бу хакта аның продюсеры Җәүдәт Гыйльманов социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Соңгы дүрт елда, авыру сәбәпле, Рузалия Гарифуллина җырлый алмаган.


Җырчы Биектау районының Олы Битаман авылында туган һәм яшәгән. Җырчы карьерасын, Җәүдәт Гыйльманов ярдәмендә, 72 яшендә генә башлап җибәргән.


2007 һәм 2008 елларда "Ruza" һәм "Котлы булсын, матур булсын"альбомнарын чыгарган, “Юрүзән” җырына клип төшергән, дип хәбәр итә "Татар-Информ".



Читайте нас в