Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 октябрь 2018, 12:31

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сөмбел Солтангалиева Республика Башлыгы стипендиаты

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сөмбел Солтангалиева республиканың иң сәләтле 100 укучысы исәбендә. Ул Республика Башлыгы стипендиаты.

Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сөмбел Солтангалиева 2015 елдан башлап районыбыз исемен республика, ил һәм халыкара конкурслар барышында зур сәхнәләрдән яңгырата.

Остазы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаева җитәкчелегендә башкорт кобаерларын, бәетләрен, татар һәм рус халык җырларын, классик һәм эстрада әсәрләрен тырышып өйрәнә кыз. Бихисап җиңүләр яулаган Сөмбел быел республиканың сәләтле йөз укучысы исәбендә. Ул Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булды.
“Вдохновение”, “Весенняя капель”, “Апрель”, “Алтын дага” конкурслары... 2015, 2016, 2017, 2018 еллар... Елына икешәр, хәтта өчәр җиңү! Конкурсларның I - III дәрәҗә лауреаты булуга и реште. Барлыгы 17 җиңү! Конкурслардан тыш, Сөмбел район сәхнәсендә үткәрелгән һәр чарада катнаша. Үзе генә дә, сабакташы Алина Мифтахова белән дуэтта да, ансамбльдә дә берсеннән-берсе матур җырлар башкара.
—Киң диапазонлы җырчы ул – безнең Сөмбел. Нинди генә авыр тоелган әсәрне җиңел башкара. Үзе дә тырыш, әти-әнисе дә аңа ярдәм итәргә генә торалар!” – ди преподаватель Рая Мәснәви кызы, Сөмбелнең җыр сәнгатен чынлап торып үз итүенә сөенеч белдереп.
Чынлап та, Солтангалиевлар – талантлы, җыр-моңга гашыйк гаилә. Сөмбелнең әтисе Радим һәвәскәр баянчы, гаилә ансамбльләре белән районда үткән “Самавыр бәйрәме”ндә катнаштылар. Кызлары Ильнара баян классы буенча балалар сәнгате мәктәбендә укый, Сөмбел исә вокал һәм фортепиано бүлекләрендә музыка серләренә төшенә. Район үзәгеннән ерак, Иске Тимкә авылында яши Солтангалиевлар. Кызларын сәнгать мәктәбенә әти кеше алып килә. Дәресләр тәмамланганын көтеп торып, кызын өеннә алып кайта. Гаилә балаларының талантларын үстерүне максат итеп куйган, энергияле, бай фантазияле һәм укучыларын уңышлы чыгышларга әзерләүгә бар көчен салучы педагог Рая Хамаева белән бердәм, аңлашып эшли алар. Тырышлык булган җирдә уңай нәтиҗә дә көттерми. Җиңү артыннан уңышлы җиңүләр яулап килгән яшь җырчыга Республика Башлыгы стипендиясе талантын тагын да үстерергә ярдәм итәр.
Читайте нас: