Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 октябрь 2018, 13:26

Көнтүгеш авыл җирлеге сәнгать осталары „Авылым бизәкләре”ндә салават күперен хәтерләтте

Көнтүгеш авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталары узган җомгада „,Авылым бизәкләре” район фестивале кысаларында, район мәдәният йорты сәхнәсендә мәйдан тотты.

Узган җомгада „Авылым бизәкләре” район фестивале кысаларында Көнтүгеш авыл җирлеге үзешчәннәре раййон мәдәният йорты сәхнәсендә мәйдан тотты. Төрле милләт вәкилләренең бер төбәктә дус һәм тату яшәүләре, бер-берсенең мәдәниятен, сәнгатен хөрмәт итүләре чагылыш тапты бу концертта. Чагу чыгышлар, костюмнар төрлелеге, дәртле мари биюләре белән тамашачы күңелен яулады бу тамаша.
Көнтүгешлеләр чыгышын авыл данын яклап чыгыш ясаган Азалия Хәсәнованың туган җиргә багышланган җыры ачып җибәрде. Төрле конкурсларда чыгыш ясап, мактаулы исемләргә лаек булган кызчык сәхнәдә иркен тотышы, яңгыравыклы тавышы белән тамашачы күңеленә бу юлы да үтеп керде Азалия. Концерт барышында башкарган „Сандугачым— тургаем” җырын да тамашачы алкышларга күмде. Татар телендә туган җиргә мәдхия җырлаганнан соң, Юлия Каляева мари телендә тамашачыны сәламләде. Әйтергә кирәк, Юлия Каляева җәмәгать тормышында актив катнашкан иванайлыларның берсе. Милли костюмы, чишмә агышы кебек чылтырап торган тавышы, янәшәсендә бөтерелгән кыз балалар, үзенең дә тыпырдап биеп алуы чыгышны кабатланмас итте. Көнтүгеш авылыннан „Ахирәтләр” вокаль ансамбле башкарган „Кеше гомере” дип исемләнгән фәлсәфи җыр дөньяның матур да, шул ук вакытта катлаулы, һәр кеше язмышына язылган сынауларны үткәрүе турында бәян ителде. Гөлчибәр Әхмәтгалиева, Любина Галина, Асия Мостафиналар җырчы буларак камилләшкәннәр. Образга керү осталыгына ияләр. Галиннар җыр-моңга гашыйк нәсел буларак дан тота. Любина һәм Ким Галиннар башкаруында „Имәннәр шаулый” җыры, Фигать Галин башкаруында „Арча” татар халык җырын бу юлы да тамашачы алкышларга күмде. Ихласлык, күкрәктән ярылып чыккан моңлы һәм көчле тавыш үзенекен итми калмый. Марита Калиева урыс телендә башкарган җырында авыл тормышының һәр мизгеле матур булуын тасвирлады. Авылда үткән төрле чаралар фотолар белән озатылып баруы да чыгышны тагын да эчтәлекләрәк итте. Светлана Магарьның украин телендә башкарган шаян һәм безнең халыкка ятрак тоелган җырын халык кызыксынып тыңлады. Көнтүгеш авылында туып-үсеп, әлеге вакытта гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яшәүче, „Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе Гөлия Мөгаллимованың да шушы чарада катнашуы мактауга лаек. Үзенчәлекле башкару стиле , район мәдәният сарае хезмәткәре Руслан Халиковның җырны саксофонда уйнап озатуы белән дә отышлы булды.
Концерт барышында Түбән Иванай урта мәктәбе тормышында тирән эз калдырган Иван Баймиевны да искә алдылар. Бар булмышын мәктәп тормышына багышланган шәхес буларак ул авылдашлары хәтерендә әле булса да яши. Укытучылар башкаруында „Миләшләрем” җыры аның якты истәлегенә багышланды. Укытучылар коллективының мари телендә башкарган җырлар тезмәләрен халык алкышларга күмде. Янтимерлеләр Флүзә һәм Игнат Ильбарисовларның чыгышын авыл активисты Пётр Абдулловның барабан тавышлары озатты. Пётр Салиевичның ихласлыгы, образга керүе сокландырды.
.
Концертны Көнтүгеш авылы кызы Алсу Халикова һәм Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев шигъри юлларга үреп алып бардылар. Татулык, бердәмлек булганда гына бездә көч, дигән девиз белән биредә яшиләр алар. Концерт Башкортстаныбызга дан җырлау белән тәмамланды.
„Авылым бизәкләре” район фестивале эстафетасы Югары Янактай авыл биләмәсе үзешчәннәренә тапшырылды.
(Көнтүгеш авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталарының "Авылым бизәкләре" фестивалендәге чыгышы турында тулырак мәгълүмат белән "Балтач таңнары" гәзите битләреннән танышырсыз).

























Читайте нас: