Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 октябрь 2018, 12:36

Балтачта үзешчән сәнгать осталарының “Авылым бизәкләре” фестивале дәвам итә

Үзешчән сәнгать осталарының "Авылым бизәкләре" фестивале календарена ярашлы, бүген район мәдәният сарае сәхнәсендә Көнтүгеш авыл җирлеге авылларында яшәүче һәвәскәрләр чыгыш ясый.



Үзешчән сәнгать осталарының “Авылым бизәкләре” фестивале авыллар халкын кузгата, рухландыра торган чарага әверелде.
Район мәдәният сараенда узган концертларда һәвәскәрләр тамашачыларга берсеннән-берсе үзенчәлекле программа тәкъдим итә.
Фестиваль календарена ярашлы, бүген район мәдәният сарае сәхнәсендә Көнтүгеш авыл җирлеге авылларында яшәүче һәвәскәрләр чыгыш ясый.
Үзен зур сәхнәләрдә күп тапкырлар таныткан “Аманат” фольклор төркеме чыгышы, шулай ук дәртле мари биюләре һәм башкалар тамашачылар күңеленә хуш килер, мөгаен.
Концерт 19:00 сәгатьтә башлана. Билет хакы 100 сум. Рәхим итегез!
(Фото архивтан).