Балтач таңнары
0 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 октябрь 2018, 13:42
Иске Тушкырда „Чишмә бәйрәме” үткән
Быел Иске Тушкыр авылында „Олы чишмә” тирәсе тәртипкә китерелгән.
Быел Иске Тушкыр авылында „Олы чишмә” тирәсе тәртипкә китерелгән
.
Төзекләндерү эшләрен башкаруга Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм Экология министрлыгы тарафыыннан финанс ярдәме күрсәткән. Урындагы халык тырышлыгы да кушылгач, чишмә бөтенләй икенче төс алды.
Районда бихисап чишмәләребез урындагы халыкны сулы итә. Килгән кунаклар, ерак сәфәрләргә баручылар сусавын басар өчен чишмәләр янына туктала. Тушкыр авылындагы „Олы чишмә” авыл халкына гына түгел, юлчыларга, күрше авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт итә. Авылга килен булып төшкәннәргә дә шушы чишмәгә сул юлы күрсәтләр.
Инде ничәмә буын тушкырлының җирнең бозлы катламыннан ургылып чыккан салкын сулы „Олы чишмә” юлы өзелми.
Чишмә тирәсе төзекләндерелүен, аның тирә-ягы бетонлап ныгытылуын авыл халкы шатланып кабул итте.
Яңартылган чишмә файдалануга тапшырылган көнне мәдәни чаралар оештыручы Наил Мөхәмәтҗанов һәм китапханәче Венера Хәмәтнурова авылда Чишмә бәйрәме оештырдылар.
Тушкыр авылында туып-үскән Башкортстан Республикасының атказанган артисты Рифкатъ Габделҗанов та бәйрәмдә катнашты. „Картаймас” ансамбле чыгышы чараны бизәде, төрле уеннар, җыр-көлке белән үрелеп озатылган чара чишмә суыннан әзерләнгән чәй табыны артында тәмамланды.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин менән Радий Хәбиров эш осрашыуы үткәрҙе
"Спорт - милләтара диалог һәм тынычлыкны ныгыту коралы"