Балтач таңнары
-23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 сентябрь 2018, 17:17

Балтачлыларны Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу кичәсенә чакыралар

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи искә алу уңаеннан, 14 сентябрь көнне Балтач район мәдәният сараенда “Йөрәкләрдә калдың, Хәния” дип аталган кичә үтәчәк.



Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи искә алу уңаеннан, 14 сентябрь көнне Балтач район мәдәният сараенда “Йөрәкләрдә калдың, Хәния” дип аталган кичә үтәчәк.

Татарстан Республикасы язучысы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния” китабы презентациясе дә булачак бу көнне. Шулай ук кичә программасында Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар яңгыраячак. Балтачлыларны шушы ук кичәдә “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе, язучы, шагыйрә Венера Мәҗитова белән очрашу да көтә.
Кичә 19.00 сәгатьтә башлана. Битлет хакы 100 сум. Рәхим итегез!