Күптән түгел район мәдәният сараенда „Танып дулкыннары” татар фольклор бәйрәме үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, „Ак калфак” татар хатын-кызларының республика оешмасы җитәкчесе Люция Вафина катнашты. Бәйрәмнең беренче өлеше Гаилә елына багышланды. „Ак калфак” һәм „Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмаларының райондагы бүлекчәләре оештырган „Самавыр яны — гаилә җаны” дип аталган чарада районның үрнәкле гаиләләре сый-хөрмәтле, җиз самавырлы табын артларында очрашты.
Кунакларны „Татар кызы-2018” республика матурлык бәйгесенең Гран-при иясе Чулпан Кашанова „Яшь килен” биюе белән каршы алды. Чулпанны остазы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнованың „Самавыр кайнату” шаян биюе алыштырды. Кунакларга килен чәен Камилә Халикова җитәкчелегендәге „Җидегән чишмә” татар халык фольклор ансамбле тәкъдим итте.
Түбән Карыш авылының бай традицияле, тирән тамырлы Шәяхмәтовлар нәселе вәкиле Рәйсә Гыйбадуллинаның нәфис сүзе кунакларны чараның темасына алып керде. Гаиләләрнең бердәмлеген саклый торган традицияләрне онытмасак иде. Милли йолалар, шул исәптән самавырлы табын артында очрашулар, бәйрәмнәр гаиләләрдә үзара дуслыкны, буыннар бәйләнешен ныгыта, авылларга җанлылык бирә. Нәкъ шул максат белән чакырылган тугыз гаиләнең һәрберсенең үзенчәлекле, өстенлекле якларын, сәләтләрен, уңышларын күрсәтеп, түргә чыгарды бәйрәмнең хуҗабикәләре — „Җидегән чишмә” ансамбле кызлары.
Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур, Айгүзәл, Назгөл. Нинди матур исемнәр! 11 балага гомер һәм тәрбия биреп үстерүче, Русия Президенты кулыннан „Ата-ана даны” медале алучы Альбина һәм Винер Хәйдәршиннарның әлеге вакытта „өйдәге” балалары алар. Олы уллары Артур — Башкорт дәүләт аграр университетында, 5нче курста, Альмир Уфа дәүләт нефть-техник университетында, 3нче курста укыйлар. Олы кызлары Элита үзе әни, тормыш иптәше белән Айсылу һәм Айдар исемле балалар үстерә. Хәйдәршиннар — актив гаилә. Балалары арасында да җырчылар, спортчылар, КВНчылар, гармунчылар бар. Бу юлы алар кунаклар игътибарына Айгиз башкаруында татар халык җыры „Зөләйха”ны тәкъдим итте.
Гаиләләр эстафетасын Түбән Сикияз авылыннан Акберовлар — колхоз рәисләре династиясе вәкилләре күтәреп алды. Беренче колхозның беренче рәисе Фәтхлисламнан башлангыч ала династия. Васфи, Айрат, Илдар Акберовлар — бу юлны лаеклы дәвам итүчеләр. Тормыш иптәше Ринатның һәм аның бертуганы Муллаянның гармун моңнарына кушылып Рәмзия Акберова халык җырларын башкарды. Оныгы Данил шаян шигыре белән тамашачыларның күңелен яулады. Айгөл һәм Илдар Акберовлар кунакларны бавырсак белән сыйлады.
Нөркә авылында кырык ел бергә җырлы-моңлы, тату гомер кичерә Зөлфирә һәм Әдһәм Кашаповлар. Зөлфирә апа гармун уйнап, икәү мәхәббәт җыры башкарды алар. Искиткеч матур парның йөзендә райондагы 50, 60 ел бергә яшәгән матур гаиләләргә дан җырланды.
Чишмә авылыннан Рәфисә Әхәтова һәм аның кодагыйлары: Янактайдан Светлана Ахтариева, Иске Балтачтан Лилия Нурисламовалар, Сәйтәк авылыннан тату килендәшләр Нина, Раушания һәм Резеда Мөбәрәковаларның чыгышларында халкыбызга хас күркәм гаилә мөнәсәбәтләре күрсәтелде. Көмьязы авылыннан Ильзира һәм Шамил Гыйниятуллиннарның гаилә бишегендә биш бала „тирбәлә”. Кечкенәләре Диананың дүрт кенә айлык булына карамастан, бик матур итеп „Йомырка тәгәрәтү” йоласын һәм җыр әзерләп килгән алар бәйрәмгә. Иске Тимкә авылында бер өйдә өч буын вәкиле: Нурҗинан апа, аның улы Радим, килене Рәзинә, талантлы оныклары Эльнара, Сөмбел бер-берсенә олы хөрмәт һәм ярдәм күрсәтеп яшиләр. Халыкара һәм республика вокал конкурслары лауреаты Сөмбел Солтангалиева әтисе Радимның баян моңнарына кушылып „Гармунчы булсын ярың” дигән җырны искиткеч аһәңле башкарып, тамашачыларның алкышларын яулады.
Штәнде авылында яшәүче Зөлфә һәм Нәҗип Әхмәтҗановлар — гомерләрен район мәгарифенә багышлаган хөрмәтле укытучылар. Уллары Әлфрит һәм Дамир, кызлары Рима һәм Зинфира, кияүләре, киленнәре — барысы да районда җаваплы урыннарда эшлиләр. Зөлфә апа сугыштан соңгы елларда тол хатыннарны биетеп гармунда уйнарга өйрәнгән.”Әнкәй гармунына бию” дип аталды Әхмәтҗановларның күмәк композициясе.
Көнтүгеш авылының йөзек кашы — җырлы-моңлы, эшсөяр, актив Галиннар гаиләсе. Авыл хуҗалыгында эшләп, бүгенге көндә 70 оя бал корты карап, балаларына ярдәм итеп яшәүче Ким абый, гомерен укытучы эшенә багышлаган Любина апа, Себер якларында да татар моңына тугры булып калган, бүген эстрада йолдызлары белән бергә сәхнәләрдә балкыган баянчы Руслан Галинны үстергән оста җырчы һәм баянчыбыз, район сәхнәсе йолдызы Фигать, әниле-кызлы-оныклы сәхнәләребезгә ямь бирүче Любина, Чулпан, Азалия, самавыр белән биеп кунаклар күңелен әсир иткән киленнәре Гөлчибәр, җырчы-биюче киленнәре Әдүсә һәм аның оныгы Гөлназ... Ишле нәселнең, туганнарның бердәм булып тормыш көтүендә, күмәкләшеп сәхнәләрдә балкуында 37 ел каенанасы Тәския белән тату яшәп, аның васыятьләренә тугры калучы Любина апаның роле зур. Тормыш иптәше Ким белән 41 ел җырлы, җимешле гомер итә алар. „Талкан пешерү” йоласы һәм туганлык турында дәртле халык җырлары белән тәмамлады алар бәйрәмне.
„Самавыр яны — гаилә җаны” бәйрәмен музыкаль яктан „Моң” халык тальянчылар ансамбле бизәде.
„Ак калфак” татар хатын-кызлары республика оешмасы җитәкчесе Люция Вафина гаиләләргә һәм „Ак калфак” район татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Камилә Халиковага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
„Танып дулкыннары” татар фольклоры бәйрәменең икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Мәктәп укучылары Ләйлә һәм Мирас Шәймөхәмәтовлар, Вадим Вахиев, Амелия Халикова Габдулла Тукайның шигырьләре белән ачты бу өлешне. Чараны балалар башкаруында „Туган тел” җыры, мәдәният йортлары каршында эшләгән тугыз татар фольклоры ансамбле дәвам итте. Район вокал конкурслары җиңүчеләре Эльвира Гәрәева, Гали Муллахмәтовлар башкаруында халык җырлары чараны баетты. Фольклор бәйрәме районның җыелма мөнәҗәтчеләр ансамбле чыгышы белән тәмамланды. Чара ахырында Алик Харис улы районның милли-мәдәни татар оешмасы эшендә актив катнашучы Рита Кәшфуллина, Зәлфирә Гатина, Илүсә Кашаповаларга — Башкортстан татарлары конгрессы, Фигать Галин, Наил Галләмовларга Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатларын тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан китапханәгә бирелгән 300 данә татар телендә китаплар — әдәбият сөючеләр, гомумән, районда яшәүче татар милләте вәкилләре өчен зур бүләк булды.