Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 апрель 2018, 00:26

Балтачтан Чулпан Кашанова "Татар кызы-2018" финалистлары арасында

Башкортстанның төрле шәһәр, районнарыннан 12 кыз "Татар кызы-18" республика конкурсының финал этабында ярышачак. Алар арасында Иске Балтач авылы кызы Чулпан Кашанова да бар.


Чибәрлеген, сәләтен, уңганлыгын башкалардан аермалы итеп күрсәтүгә ирешкән 12 кыз конкурсның финал этабына үткән. Алар арасында Иске Балтач авылы кызы Чулпан Кашанова да бар.
Бүген конкурсантлар башкалага юлланды. Алар инде бәйгенең иң җаваплы этабына әзерләнә.
Конкурсның финалы 21 апрель көнне “Нур” татар дәүләт драма театрында узачак. Районыбыз данын яклаучы Чулпан Кашановага бәйгенең финал этабында уңышлар телибез.
Чулпан Кашанова Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә 11 сыйныфта укый.
Читайте нас: