Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2018, 13:53

Мари шигъриятен сөючеләр бәйгегә җыелды

Мишкә авыл клубында үткән “Сылнымут пайрем” да(“Шигърият бәрәме” ) районның мари милләте вәкилләре яшәгәгән авыллардан килгән 19 конкурсант сәнгатьле уку сәләтен сынап карарга теләк белдерде.

Мари милләте вәкилләрендә ватанпәрвәрлек хисе шулкадәр зур. Нинди генә мәдәни чара булмасын, анда алар милли киемнәрдә киләләр.
Мишкә авыл клубында үткән “Сылнымут пайрем” да (“Шигърият бәрәме” ) районның мари милләте вәкилләре яшәгәгән авыллардан килгән 19 конкурсант сәнгатьле уку сәләтен сынап карарга теләк белдерде. Халыкның тарихи кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту, мари әдәбиятын, иҗатчыларын пропагандалау, популярлаштыру, шигърият сөючеләр бердәмелеген арттыру, сәнгатьле укучыларны ачыклау максатында үтте бу бәйрәм.
Якүнә, Мишкә, Югары Иванай, Иске Балтач, Түбән Иванай, Янтимер, Магашлы Алмантай авылларыннан бәйгегә катнашырга килүчеләрне районның “Эрвел марий” милли-мәдәни автономисе рәисе Петр Абдулов сәламләде һәм Янтимер авылы юбилеена багышлап В. Зайцева язган “Мари телендә Мата дип атала” шигырен укып ишеттерде.
Ә Ялангач авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәсих Гафурҗанов “Сылнымут пайрем”га килгән тамашачыларны аеруча шаккатырды. Бәйгедә катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләгәннән соң ул, үзе татар милләтеннән булуына карамастан, мари телендә шигырь укыды.
Бәйрәмдә катнашучылар һәм “Эрвел марий” милли-мәдәни автономисе иганәче: районның “Молодая гвардия” яшьләр бүлеге җитәкчесе Максим Ахатриевка, Алия һәм Данил Захаровлар гаиләсенә, шулай ук чараны оештыруга тырышлык салган Мишкә авылы китапханәчесе Оксана Ибаевага рәхмәт белдерә. Бәйрәмдә Иванай урта, Ялангач төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары аеруча актив катнашты.
“Сылнымут пайрем” Мишкә, Магашлы Алмантай, Иванай авыл клублары һәм мәдәният йорты, Иванай урта мәктәбе коллективлары, шулай Ольга Кириллова, Алена Аликаева, Анжелика Апканиева, Аркадий Шуматов, Дарья Сайранова, Света Ипаева, Альбина Янгирова, Марина Давлетбаева башкаруындагы концерт номерлары белән тәмамланды.
Балалар арасында үткән бәйгедә Дарья Захарова, Дарья Сайранова, Валерия Ибаева, Сергей Ибаев “Сылнымут пайрем” бүләкләренә лаек булдылар. Өлкән яшьтәге конкурсантлар арасында Алена Аликаева, Любовь Ипаева, Альбина Янгирова, Марина Давлетбаева, Светлана Ипаева призлы урыннарга чыктылар.
“Сылнымут пайрем” Гран-приена Мишкә авылыннан “Туган авылым—Юпитер” шигырен сәнгатьле итеп укыган Анна Баймуллина лаек булды.

Петр АБДУЛОВ, "Эрвел марий" милли-мәдәни автономисе җитәкчесе.
Читайте нас: