Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 март 2018, 12:12

Язучы Балтачта якташлары белән очрашты

Балтач үзәк район китапханәсендә язучы, филолог, профессор Рәиф Кадим улы Әмировның ике китабы презентацияләнде.

Балтач үзәк район китапханәсендә язучы, филолог, профессор Рәиф Кадим улы Әмировның ике китабы презентацияләнде.

Китапханә хезмәткәрләре әдипнең һәрвакыт „күчтәнәч” белән кайтуына күнеккән инде, ә бу юлы икеләтә сөенеч.


Рәиф Кадим улы авылдашы — Начар авылында гомер итүче Рәфкат Могыйн улы Әүхатов белән туган яклары тарихына өлеш кертүне үзләренең максаты итеп куя. Алар бай эчтәлекле „Бер авылның гыйбрәтле тарихы” дигән китап чыгарып, шушы максатларына ирешкән. Туган җирләре, туган Начар авыллары, анда яшәгән авылдашлары бер якты нур булып китапның эчтәлеген тулыландырган.

Китапта шәҗәрәләр, истәлекләр, фотолар, басу-күл атамалары, авылдан чыккан күренекле кешеләр, Бөек Ватан сугышын үткән начарлылар турында мәгълүматлар тупланган.

Кичәдә Рәиф Кадим улы адресына сүзләре булган, кушылып сөйләргә теләүчеләр күп булды. Чакырылган кунаклар — Рәфис Шәйхәйдәров, Ханис Хаҗимов, Әнәс Шәяхмәтов, авыл китапханәчесе Флүзә Сабироваларның чыгышы бик урынлы булды. Гөлшат Ихсанова исә үзенең укытучысына шигырь юллары да язып алып килгән иде.


Икенче китап Рәиф Әмировның Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган „Беззең Атнабай” дип исемләнгән китабы. Дөрес, шагыйрьнең китаплары байтак. Әмма монысы исә, шагыйрьнең үзе турында беренче һәм бердәнбер китап. Атнабайның шигырьләреннән тыш, күп кенә шәхесләребезнең мәкалә һәм истәлекләре сыйган бу китапка. Менә шул ягы белән дә безгә бик кадерле ул.

Яраткан шагыйребезне мәңгеләштерү максатыннан чыгарылган шушы китап өчен авторга олы рәхмәт белдереп, китапханәнең шигърият сөюче дуслары: Зәлфирә Гатина, Альбина Гыйләҗева, Гөлфирә Җиһангирова үзләренең яратып башкарган бер шәлкем шигырьләрен килгән кунакларга бүләк иттеләр.


Чарага күрше Тәтешле районының Күрдем авылыннан Әнгам Атнабаевның бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев һәм һәвәскәр шагыйрь Риф Шәфыйгуллин килүе аерым бер ямь өстәде дисәк тә ялгыш булмас. Чыгышларын сораулы уеннар белән алып барып бүләкләр дә өләште алар. Кичәне музыкаль яктан район мәдәният сарае үзешчәннәре бизәде.


Зилә СӘЕТОВА, китапханәче.

Читайте нас: