Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 март 2018, 16:35

«Зөлфия» һәм «Гүзәл» бию ансабльләре тамашачы алдында хисап тотты

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Хәсәнова җитәкләгән«Зөлфия” һәм «Гүзәл» бию ансамбльләренең хисап концерты район мәдәният сараенда аншлаг белән үтте.

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рушания Хәсәнова җитәкләгән«Зөлфия” һәм «Гүзәл» бию ансамбльләренең хисап концерты район мәдәният сараенда аншлаг белән үтте.
Электән тамашачы сөюен яулаган биюләрдән тыш концертта яңа әсәрләр дә күрсәтелде. Элгәрләре осталык белән башкарган һәм тамашчы сөюен күп тапкырлар яулаган “Типтәр” биюен гүзәллеләр кабат тергезде.
Концертның төп «кадагы» буларак „Гүзәл” ансамбле чыгышлары кабул ителде. Коллектив район үзәге мәктәпләренең 11нче сыныф укучыларын берләштерә. Район Хкимиятенең мәдәният бүлеге кызлар егетләр мәктәп белән хушлашсалар да бию снгатен ташламаслар дигән өметтә кала. Чыгарылыш класс укучыларына истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар (Газим ТАЛИПОВ фоторепортажы).