Русиядә — Ирекмәннәр, Башкортстанда Гаилә елы дип игълан ителгән 2018 елда авыл җирлекләрендә яшәүче үзешчән сәнгать осталары арасында „Авылым бизәкләре” район фестиваль-бәйгесе дәвам итә.
Узган атнаның җомга көнендә Ялангач авыл җирлегендә яшәүче халык талантлары райондашларына „Туган җирем — гөлләр иле” дигән концерт программасы әзерләп күңелле ял сәгате бүләк итте.
Төрле буын вәкилләреннән иллегә якын үзешчәнне туплаган үзенчәлекле чыгышлар турындагы тулы язманы „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында укый аласыз.