Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2018, 14:11

Көндәшле авылы егете Фигать Зиннуровның „Яшьлек”тән башланган олы тормыш юлы

Элек, башкаларда ничек булгандыр, ә менә безнең Көндәшле мәктәбендә күркәм бер гадәт яшәде. Ул да булса, озын тәнәфесләрдә музыкалы уеннар, ягъни „танцы”лар оештыру.

Элек, башкаларда ничек булгандыр, ә менә безнең Көндәшле мәктәбендә күркәм бер гадәт яшәде. Ул да булса, озын тәнәфесләрдә музыкалы уеннар, ягъни „танцы”лар оештыру.
Гадәттә, анда өлкән сыйныфлар күзәтүчеләр сыйфатында читтәрәк тора. Укучылардан гармунчылар, баянда уйный белүчеләр шактый. Без 4-5 сыйныфларда чакта 9-10 сыйныфларда укыган Фигать Зиннуровның уйнавын сокланып тыңлаганым хәтердә. Ул үзенчәлекле итеп, көйнең борылышларын дөрес эшләп, аккордларны да авылыбызның иң оста баянчылары Рәис һәм Хәниф абыйлар шикелле нәкъ кирәк җирендә биреп уйный иде.
Фигать кече яшьтән музыкага гашыйк булды, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнде. Тәҗрибәле остазларының уйнавына, аларның киңәшләренә колак салып килде. 1975 елда Көндәшле урта мәктәбен тәмамлагач, авыл җитәкчеләре егеткә авыл мәдәният йортында баянчы эшен тәкъдим иттеләр. Ул бик риза булды һәм армия хезмәтенә чакырылганчы бер ел шунда эшләде. 1978 елның көзендә хәрби бурычын үтәп кайтып, яңадан клубта үз эшен дәвам итте. Бер үк вакытта Стәрлетамак мәдәни-агарту (соңрак мәдәният техникумы) оркестр бүлегендә читтән торып укый башлады.
Армиядән Фигать яңа һөнәр өйрәнеп кайтты: ул гиатарада уйный белә! Мәктәптә гитарада уйнарга өйрәтү түгәрәге оештырып җибәрде. Ә бераздан иң яхшы уйнаучылардан „Яшьлек” инструменталь ансамблен төзеде. Уен коралларын табуы үзе бер тарих.
Эш болай була. Өс-башына кием-салым юнәтү максаты белән кесәсенә шактый акча салып, егет Уфага юллана. Башкала кибетләрендә пальто, костюм ишеләрне сайлап йөргәндә, күзенә музыкаль инструментлар кибете чалына. Аны ничек читләп узсын инде!? Кибеткә керсә, ни күрсен, менә ул күптән клубта булдырырга хыялланган кораллар. Кием-салымны соңрак алыр, эш хакын алып тора. Егетебез булган акчасына соло һәм бас-гитаралар, бәрмә уен кораллары алып, авылга кайта.
Ул вакытта колхозның паротешма секретаре булып сәхнәгә, мәдәнияткә гашыйк кеше, үзе дә баянда уйнаган Рәшит абый Мостафин эшли иде. Аның ярдәме белән клубка биш рәтле „Дебют” баяны алынды. Шулай ансамбль оешып китте. Аның составында сыйныфташларым Флюр Мөгаллимов (соло-гитарада иң оста уйнаучы), Ринат Гомәров, бездән бер сыйныф түбән укыган Хәлил Рәкыйпов — гитарада, Салават Сәгадиев һәм Флюр Акберов бәрмә инструментларда уйнадылар. Фигать үзе теләсә кайсы уенчыны алыштыра иде. Ансамбльнең баянчысы исә бишенче (!) сыйныф укучысы Раушан Галиуллин булды. Мәктәп чараларында мин үзем дә баянда уйнадым. Районда беренче, бердәнбер бу төркем авыл концертларын гына бизәп калмады. Аларны район үзәгендә, башка авылларда оештырылган чараларга да еш чакырыла иде. Хәзерге синтезаторның „бабасы” булган ионикада уйнаучы колхоз бухгалтеры Салават Хәлиуллин да килеп кушылгач, музыкаль яңгыраш тагын да баеды. Зиния Сәетова, Радик Якупов, Әлфия Абдрахманова, Гандәлиф Хәтмуллиннар оста җырчы-солистлар булдылар, ансамбль егетләре үзләре оста җырчылар иде.
Әмма Фигать Зиннуровның күңел төбендә „иярләнгән ат” — биюче булу хыялы яши иде. Моның өчен көндезге бүлектә уку кирәк. Шуңа ул 1981 елның көзендә, тәвәккәлләп, биючеләр әзерләү бүлегенә күчте. Бу вакытта ансамбль егетләре, мәктәпне тәмамлап, кайсы кая таралышырга да өлгерде. Шуның белән „Яшьлек” яшәүдән туктады...
Мәдәният уку йортында ул Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров, Альфред Якшимбетовлар белән бергә укый. 1985 елның җәендә алар Тәтешле районы Аксәет авылында диплом алды практикасын үткәндә, Көндәшлегә концерт белән килделәр. Менә бу концерт дисәң дә концерт булды! Халык өч сәгать буена эче катканчы көлде, яңа җырлар тыңлады, Фигатьнең биюләренә алкышлады. Мин, мәктәптәге белән беррәттән, клубта баянчы булып эшләдем. Һәм шуны ачык хәтерлим: халык шулхәтле күп булган, иң күп акча җыелган чара әнә шул булды. Соңрак тагын өч кенә сәхнә остасының кереме, ягъни, „выручкасы” шул дәрәҗәдә булды: Илфак һәм Илһам абыйларның, Хәмдүнә апаның...
Укуын тәмамлагач, ул берникадәр вакыт танылган сәхнә осталары Бәрхәт Гәрәй (Мәскәү „Москонцерты”), Таһир Якупов, Фидан Гафаров, Габдулла Рәхимкулов, якташыбыз Рифкать Габдульяновлар (берничәсен Көндәшлегә дә алып килде) белән хезмәттәшлек итә. Ә инде менә өч дистә ел хезмәте Тәтешле район мәдәният сарае белән бәйләнгән. Шуның зур күпчелеге — директор вазифасында. Бүген ул районның биләмәара мәдәни-ял үзәге директоры. Аның карамагында бөтен мәдәният учреждениеләре һәм йөз хезмәткәр. Тәтешленең мәдәният эшчеләре хезмәткәрләре белән очрашканым бар. Алар барысы да Фигать Мәгъзүм улының тырыш, таләпчән, җаваплы җитәкче, ярдәмчел һәм гадел, кешелекле кеше булуын ассызыклыйлар. Авылыбызга концерт белән килгән Зилә һәм Светлана Шәеховалар аның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Күптән түгел ТНВ каналында җырчы Салават Фәтхетдинов та курсташы турында җылы сүзләр әйтте. Югары бәягә лаек ул, якташыбыз!
Ул тальян гармунда һәм татар кураенда бик оста уйный. Төрле конкурсларда җиңүче, лауреат булганнарын тәфсилләп язып китсәң, үзе бер гәзит бите булыр иде. Кайберләрен генә атап үтүне хуп күрәм: Мәскәүдә Моисеев исемендәге ансамбль лауреаты, Самара гармунчыларының Бөтенрусия конкурсында һәм Ижевскида — беренче урын, Уфада тальян бәйрәмнәрендә — икенче һәм өченче урыннар, лауреат дәрәҗәсе... Әйткәндәй, сәләтле кеше үзе тирәсенә сәләтле кешеләрне туплаган. Тәтешле үзешчәннәренең, баянчыларының сокландыргыч чыгышларын Балтач сәхнәсендә караганым бар. Районның мәдәният өлкәсендәге уңышлары, җитәкченең фидакарь хезмәте югары бәяләнде: 2015 елда Фигать Зиннуровка „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Үрнәкле гаилә башлыгы, хәстәрлекле әти дә ул. Аксәет авылы кызы Зилә белән тормыш корып, ул һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар үз юлларын табып, тәртип белән тормыш үрләренә атлыйлар. Тәртип дигәннән, авылдашым эштә дә, шәхси тормышында да тәртип ярата. Ул, барыннан да элек, үз-үзенә таләпчән кеше. Начар гадәтләр — аның өчен ят шөгыль, аның бар белгәне — хезмәт... Талант ул — бер өлеш сәләт, туксан тугыз өлеш хезмәт,” — диләр. Бу гыйбарә күптән түгел алты дистә бусагасын атлап чыкса да әле һаман яшьләрчә кыяфәтле, яшь күңелле, яшьлегендәгечә янып эшләүче һәм яшәүче авылдашым Фигат Зиннуровка бик тә туры килә. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аңа.
Читайте нас: