Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2018, 13:12

„Авылым бизәкләре” район фестивале чакыра

Үзешчән сәнгать осталарының „Авылым бизәкләре” район фестивален авыл җирлекләре үзншчәннәре башлап җибәрәчәк.

Үзешчән сәнгать осталарының „Авылым бизәкләре” район фестивален авыл җирлекләре үзншчәннәре башлап җибәрәчәк.
Бу күркәм чара быел Русия Федерациясендә игълан ителгән „Иреклеләр һәм волонтёрлар” һәм Башкортстанда „Гаилә елы”на багышлана.
Фестивальне 26 гыйнвар көнне Түбән Сикияз авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы башлый һәм эстафетаны ялангачлыларга тапшыра. Икенче февральдә Ялангач авыл җирлеге талантлары Балтач сәхнәсен бизәячәк. Арытабан — Тушкыр (9 февраль), Иске Янбай (16 февраль), Иске Балтач (23 февраль), Богдан (30 март) һәм 6 апрельдә Көндәшле авыл җирлеге үзешчәннәре фестивальнең беренче өлешен төгәлләячәк. 13 апрельдә тамашачыларны Гала-концертта көтәләр.
Фестивальнең икенче өлеше көз айларында дәвам итәчәк.
Бишенче октябрьдә Түбән Карыш авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы күп тамашачыны җыячак һәм эстафетаны шәвьядылыларга тапшырачак. 12 октябрьдә Шәвьяды авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышы көтелә. Расланган график буенча Сәйтәк (19 октябрь), Штәнде (26 октябрь), Нөркә (2 ноябрь), Тучыбай (9 ноябрь), Югары Янактай (23 ноябрь) һәм 30 ноябрь көнне Көнтүгеш авыл җирлегендә яшәүче үзешчәннәр кабатланмас чыгышлары белән сөендерәчәк.
Фестиваль 7 декабрьдә Гала-концерт белән тәмамланачак.
(Фото редакция архивыннан).
Читайте нас: