Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 декабрь 2017, 16:33

“Балкыш” театры Нефтекама тамашачыларын таң калдырды

“Башмагым” спектаклен Балтач район халык театры моннан җиде-сигез ел элек сәхнәгә куйган иде. Халык театрларының “Тамаша” республика фестивалендә янә “Башмагым” белән сәхнәгә чыгарга туры килә, дигән карарга киленгәч: актерлар арасында “Тамашачыны биздерү булмасмы соң бу?”— дигән икеләнүләр булган иде.
Тик икеләнүләр бушка булды. Чөнки балтачлылар чыгышында тамашачылар бөтенләй башка спектакль күрде. Әйе, классик әсәрнең һәрбер сүзен автор язганча итеп ятлаган актерлар комедиядә заманча аранжировка астында уйнады. Шушы чыгыш белән режиссер Редик Ганиев Балтач район халык театры дөньясына, бәлки “Тамаша” республика фестивале тормышына дип әйтү дә дөрес булыр, яңалык алып килде. Фестивальдә чыгыш ясаганнан соң белгечләр балтачлылар чыгышын: “Театрда да яңалык булырга тиеш. Афәрин! Сез яңалык үзләштерү мөмкинлекләрен ачык күрсәттегез”,—дип бәһалаганнар иде.
Нефтекама филармониясендә чыгыш ясаячаклары турында ишеткәч тә актерлар беркадәр шөбһәләнеп алганнар иде. Ни ңдисән дә башка мохит. Чит шәһәр тамашачысы. Яңалыкны кабул итәрләрме, дип борчылдылар.
Нефтекама филармониясендә "Балкыш" Балтач район халык театры коллективы үткән атнаның җомга көнендә чыгыш ясады. Спектакльне кабул итү генә дисең!
—Тамашаның башыннан ахырына кадәр тыела алмый көлдек,—дип чыгышны бәһалады тамашачылар. Кайберләре хәтта актерлар белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Читайте нас: