Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 декабрь 2017, 12:18

Борайлылар Сәрвәр башмагын урлау шаһиты булдылар

Ут күршеләребез "Балкыш" Балтач район халык театры чыгышын җылы кабул итте.


Кичә Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреаты—“Балкыш” Балтач район халык театры коллективы режиссер Редик Ганиев заманча аранжировкалап сәхнәгә куйган “Башмагым” комедиясе белән Борай район мәдәният йортында чыгыш ясады.
Ут күршеләребез спектакльне бик җылы кабул итте. Тамашаны мавыгып һәм кызыксынып карадылар. Залда әледән-әле көлү тавышы, алкышлыр яңгырады.
Тамаша ахырында борайлылар исеменнән район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов актерларга рәхмәт белдерде.
Бүген “Балкыш” актерларын Нефтекама филармониясендә көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, “Балкыш” Балтач район халык театры “Тамаша” республика фестивален югары планкадан башлап җибәргән иде. Нәтиҗәдә, режиссер Редик Ганиев җитәкчелегендә “Башмагым” комедиясенең заманча аранжировкалап сәхнәгә куйган коллектив фестивальнең төп бүләгенә лаек булды. Коллектив фестивальне ябу тантанасында да чыгыш ясаган иде. Ә 24 ноябрь көнне “Балкыш” фәкать тамашачы өчен чыгыш ясады.
Читайте нас: