Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 ноябрь 2017, 11:35

«New Dance» „”Урал йолдызлары яңгыры” дипломанты

Балалар сәнгать мәктәбенең укытучы Венера Баландина җитәкләгән «New Dance» хореографик коллективы „”Урал йолдызлары яңгыры” Халыкара конкурсында катнашып 1нче дәрәҗә Диплом һәм кубок белән бүләкләнгән.

24-26 ноябрь көннәрендә башкалада “Йолдызлы олимп” Халыкара проекты кысаларында IV “Урал йолдызлары яңгыры” фестиваль-конкурсы үткән.


Бәйгедә катнашучылар чыгышын Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләре югары уку йортлары профессорлары, академиклары, шулай ук мәдәният өлкәсе экспертлары, шоу-бизнес, хәбәрдарлык чаралары вәкилләре бәһалаган.


Дәрәҗәле бәйгедән балтачлылар да читтә калмады. Балалар сәнгать мәктәбенең укытучы Венера Баландина җитәкләгән «New Dance» хореографик коллективы „”Урал йолдызлары яңгыры”нда катнашып 1нче дәрәҗә Диплом һәм кубок белән бүләкләнгән, дип хәбәр итә Балтач район Хакимияте рәсми сайты.