Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреаты—“Балкыш” Балтач район халык театры коллективы чыгышын күрше төбәкләрдә яшәгән театр сөючеләр дә тамаша кылачак.
Халык театрларының “Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреаты—“Балкыш” Балтач район халык театры коллективы чыгышын күрше төбәкләрдә яшәгән театр сөючеләр дә тамаша кылачак. Труппа алдагы көннәрдә ике көнлек гастрольләргә юллана.
Иртәгә Балтач район халык театры актерлары Борай район мәдәният йортында чыгыш ясый. Ә 1 декабрь көнне “Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреатлары белән Нефтекамада танышачаклар. “Балкыш” Нефтекама филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясаячак..
Исегезгә төшерәбез, “Балкыш” Балтач район халык театры “Тамаша” республика фестивален югары планкадан башлап җибәргән иде. Нәтиҗәдә, режиссер Редик Ганиев җитәкчелегендә “Башмагым” комедиясенең заманча аранжировкалап сәхнәгә куйган коллектив фестивальнең төп бүләгенә лаек булды. Коллектив фестивальне ябу тантанасында да чыгыш ясаган иде. Ә 24 ноябрь көнне “Балкыш” фәкать тамашачы өчен чыгыш ясады.