Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 ноябрь 2017, 18:19

„Балкыш” „Башмагым”ны тамаша кылырга чакыра

Халык театрларының „Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреаты, „Балкыш” Балтач район халык театры коллективы 24 ноябрь көнне Балтач тамашачысы алдында чыгыш ясый.


Халык театрларының „Тамаша” республика фестивале Гран-при лауреаты, „Балкыш” Балтач район халык театры коллективы 24 ноябрь көнне Балтач тамашачысы алдында чыгыш ясый.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль көннәрендә театр коллективы, режиссер Редик Ганиев җитәкчелегендә, Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” комедиясен ремикс вариантында сәхнәгә куйды.

Фестивальне оешытручылар һәм театр белгечләре балтачлылар чыгышын югары бәһалады. Бу юлы чыгыш фәкать тамашачылар өчен.

Тамаша 19:00 сәгатьтә башлана. Билет хакы 50 сум.
Читайте нас: