Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 ноябрь 2017, 12:41

“Тамаша” республиканың һәвәскәр театр коллективларын Балтачка җыя

15-17 ноябрь көннәрендә Балтач районында халык театрларының “Тамаша ” республика фестивале үтәчәк.


15-17 ноябрь көннәрендә Балтач районында халык театрларының “Тамаша ” республика фестивале үтәчәк, дип хәбәр итә "Башинформ”.
Бу чара һәвәскәр театр сәнгатен үстерү һәм пропагандалау максатында оештырыла. Театр бәйрәмендә 17 яшьтән алып һәәвәскәр актерлар катнаша ала. Фестивальдә төрле яшь категориясендәге коллективлар чыгыш ясаячак. Оештыручылар белдерүенчә , уннан артык коллектив фестивальдә катнашырга теләк белодергән. Чыгышларны жюри бәһалый. Аның составына театр тәнкыйтьчеләре, танылган режиссерлар һәм педагоглар кертелгән.
Фестиваль көннәрендә әйдәүче реңиссер-педагоглар мастер-класслар оештырачак, шулай ук һәвәскәр театрлар режиссерлары өчен иҗади лабораторияләр эшләячәк.
Балтач район халык театры да “Тамаша” республика фестивалендә катнаша. Гөлфия Шәисламова җитәкләгән коллектив Хәбибулла Ибраһимовның “Башмагым” комедиясен яңа форматта сәхнәгә чыгарырга җыена. Әлеге вакыта репетицияләр бара.
Читайте нас: