Билгеле булуынча, тормышның иң авыр, фаҗигале чакларында да кешеләрнең йөрәкләрендә биюгә урын булган.
Моны аңлау өчен Р.Сафинның “Тол хатыннар һәм аяксызлар биюе” дигән шигырен уку да җитә:
Күңелләре – ярты-йорты бәхет,
Ятим язмыш өчен тулышкан;
Ләгънәт укып канлы сугышка.
Беренче карашка, бу сәер күренеш. Әмма бию белән шөгыльләнү кешегә күпме уңай йогынты ясаганын исәпләсәң, барысы да аңлашыла.
Бию кешегә брьюлы берничә юнәлештә тәэсир итә.
Беренчедән, биегәндә кеше эмоциональ бушану ала. Музыка тактына ритмик хәрәкәтләр эшләү тирә-яктагы ыгы-зыгыдан арынып, үзеңнең эчке дөньяңа чумарга, үз-үзеңә игътибар бирергә мөмкинчелек ача. Юкка гына беренче бию хәрәкәтләре ритуал характерында булмагандыр.
Икенчедән, бию үз-үзеңне аңлау гына түгел, партнёрларың тупланган төркем белән берләшү дә ул. Коллектив биюләрдә һәр биюче уртак ритмга эләгергә тырыша. Нәтиҗәдә коллективизм, үз-үзеңне динамикалы тулы бербөтен итеп кабул итү барлыкка килә. Биегәндә үзең, партнёрларың белән генә түгел, зал һәм тамашачылар белән дә бергә эшлисең. Тамашачыларның хуплавы физик тоемлау барлыкка китерә. Залдагыларның кул чабуы сине ләззәтләндерә, бәһаңны арттыра, азга гына булса да сине герой ясый. Шул рәвешле син үзеңдә булган бөтен җитешсезлекләрне онытасың.
Өченчедән, биюләрдә (бигрәк тә парлы биюләрдә) хатын-кызны хатын-кыз иткән сыйфатлар, ир-егетнең саклаучы, яклаучы көчле зат икәнлеге ачыла. Хәзерге вакытта, хатын-кызларның ирләр функцияларын үз өстенә алып, ирләр “кечерәеп калган” заманда, бу бигрәк тә мөһим. Музыка башланып, кызны биюгә чакырганнан алып, ир кеше әйдәүче ролен ала, үзен ир-егет итеп тоя. Кыз, киресенчә, тулысы белән партнёрына ышанып, үзе янында көчле ир-егет барлыгын тоеп, хатын-кыз нәзәкатьлелегенә бирелә. Моннан тыш, биюгә өйрәнгәндә кыз баланың да, ир баланың да фигурасы, атлап йөреше, үз-үзен тотышы дөрес формалаша.
Дүртенчедән, төрле халык биюләрен өйрәнгәндә биюче үзенең белем дәрәҗәсен дә киңәйтә. Чөнки һәр биюдә шул халыкның яшәү рәвеше, уй-хыяллары, темпераменты чагылыш тапкан. Шуларны үзе өйрәнми торып, биюче аны тамашачыга җиткерә алмаячак.
Бишенчедән, бию түгәрәкләрендә уртак фикерле, кызыксынулары бер төрле булган якынча бер яшьтәгеләр бер коллективка туплана. Үзара аралашу биюдә генә түгел, тормышта да үз парыңны табарга ярдәм итә.
Шулай итеп, бию кешегә төрле яктан позитив йогынты ясый. Бию кешегә үз-үзе белән канәгатьләнү бирә, үз-үзенә ышанычын арттыра, үсешкә юл ача.
балалар иҗаты үзәге өстәмә белем бирү педагогы.