Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 октябрь 2017, 10:47

Балтач мариларының „Эрвел марий” оешмасы булдырылды

Районның 18 авылында мари милләт вәкилләре яши. Район халкының 12 проценты мари милләт вәкилләре өлешенә туры килә. Районда „Мари милли-мәдәни автономлы „Марий Эрвел” урындагы җәмәгать оешмасы булдырылды.

Районның 18 авылында мари милләт вәкилләре яши. Район халкының 12 проценты мари милләт вәкилләре өлешенә туры килә. Районда „Мари милли-мәдәни автономлы „Марий Эрвел” урындагы җәмәгать оешмасы булдырылды.
Оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше — мари мәдәниятен, телен, традицияләрен саклау, мари мәдәнияте казанышларын, халык кәсепләрен үстерүгә гражданнарның хокукларын тәэмин итүгә булышлык күрсәтү.
Гомум җыелышта мари милләт вәкилләре яшәгән авылларда үткән җыеннарда сайланган вәкилләр — 21 кеше катнашты. Җыелышны җәмәгать эшлеклесе Пётр Абдулов алып барды.
Пётр Салиевич Балтач районында „Мари милли-мәдәни автономлы „Марий Эрвел” урындагы җәмәгать оешмасын булдыру турында сөйләде. Мәсьәлә каралганнан соң җыелышта катнашучылар бертавыштан урындагы җәмәгать оешмасын булдырырга дигән карар кабул итте. Аннары җәмәгать оешмасының Уставы расланды.
Оешманың идарә итү органнарын сайлау турында тәкъдимнәр белән Алевтина Алексеева чыгыш ясады, кандидатуралар тәкъдим итте. Һәр кандидатура буенча фикер алышып, унике кешедән торган идарә составы, аның рәисе итеп бертавыштан Пётр Абдулов, шулай ук идарәнең өч кешедән торган ревизия комиссиясе сайланды.
Җыелыш барышында җәмәгать оешмасының Уставына урындагы оешманың икътисади эшчәнлек төрләре турында мәгълүматлар кертелде.
Җыелышның көн тәртибендә җәмәгать оешмасының кайда урнашачагы турындагы мәсьәлә дә каралды. Җыелышта катнашучылар Магалшы Алмантай һәм Түбән Иванай авыл клубларын тәкъдим итте. Фикер алышканнан соң күпчелек тавыш белән Түбән Иванай авыл клубында урнашачагы турында карарга киленде.
Җыелыштан соң идарә әгъзалары беренче оештыру утырышын үткәрде.
Читайте нас: