Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 октябрь 2017, 14:09

Юбиляр китапларга багышлап

Без белгән китапларга ничә яшь? Иске Тушкыр авыл китапханәсендә “Без яраткан әсәрләр” дип аталган китапханә сәгате үткән.

Без белгән китапларга ничә яшь? Иске Тушкыр авыл китапханәсендә “Без яраткан әсәрләр” дип аталган китапханә сәгате үткән.
Мәктәп укучылары катнашлыгындагы бу чараы балалар өчен язылган китаплар юбилеена багышлап оештырганнар. Мәсәлән, “Золушка” китабы моннан 320 ел элек дөнья күргән. “Русалочка” китабы быел 180 еллык юбилеен билгели. "Домовенок Кузька" моннан кырык ел элек басылып чыккан. “Каштанканы” да инде 130 ел дәвамында укыйлар икән...
Китапханә сәгатендә балалар викторина сорауларына җавап биргән. Кроссвордлар чишкән һәм башка биремнәрне үтәгән. Китаплар юибилеена багышлап “Юбилей муенсасы” дип аталган күргәзмә дә оештыраннар.
Читайте нас: