Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 октябрь 2017, 22:47

Райондашыбыз "Гәлсәр hандуғас-2017" эстрада җыры фестивале финалисты

"Гәлсәр hандуғас-2017" эстрада җыры фестиваленең унбер финалисты арасында райондашыбыз Ридаль Гәскаров та бар.

Быелгы "Гәлсәр hандуғас" эстрады җыры фестивалендә республикадан 250 һәвәскәр башкаручы катнашырга теләк белдергән булган. Тик аларның 60ы гына "иләк" аша үтеп, бәйге сәхнәсенә чыккан.


Фестивальнең өч туры инде артта калды. Иң яхшы башкаручылар 2 ноябрь көнне башкалабыз Конгресс-холлында, фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак. "Гәлсәр hандуғас-2017" эстрада җыры фестиваленең унбер финалисты арасында райондашыбыз Ридаль Гәскаров та бар.


Әлеге вакытта Ридаль Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалында белем ала. Җыр сәнгатенә мөкиббән студентка укуында уңышлар һәм "Гәлсәр hандуғас-2017" гала-концертында уңышлы чыгыш ясавын телибез.


Читайте нас: