Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2017, 12:25

„Көзнең матурлыгы күңелләрдә, өстәлләрдә-байлыгы”

Үзәк район китапханәсендә „Көзнең матурлыгы күңелләрдә, өстәлләрдә-байлыгы” дип аталган кичә үткән.

Үзәк район китапханәсе хезмәтеннән файдаланучылар арасында һәвәскәр бакчачылар бихисап. Күптән түгел биредә алар катнашлыгында „Көзнең матурлыгы күңелләрдә, өстәлләрдә-байлыгы” дип аталган кичә үткән.
Үткән җәй бакчачылар өчен бик үк уңайлы килмәде. Шулай булуга карамастан, бакчачылар уңышсыз калмады. Күргзмә яшәлчә, җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең осталыгын туплаган сыман.
—Кич утыру бик тә нәтиҗәле булды. Тәҗрибә уртаклаштык. Алдагы бакча чорына планнар билгеләдек. Кичәне оештыручылар төрле темаларга электрон презентацияләр күрсәтте,—диләр, кичәдә катнашучылар, алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Чыганак һәм тулырак мәгълүмат: lib.baltach.ru.
Читайте нас: