Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 август 2017, 18:27

"Татар әдәбияты үзәге” сайты китап укучыларны арттырыр, дип исәплиләр

Татарстан китап нәшриятында бастырылган китаплар электрон форматта сайтка эленәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим иткәннәр.


Татарстан китап нәшриятында бастырылган китаплар электрон форматта сайтка эленәчәк. Искәрмәләр булып, авторның китапны интернетка куярга теләмәү очраклары гына булачак”. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының VI сьезды матбугат үзәгендә “Татар әдәбияты үзәге” сайтын тәкъдим итү чарасында Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин хәбәр иткән.
Татар әдәбияты сайты - заман таләпләренә туры китерелгән өч телдәге электрон портал. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә сайтны латин алфавитында да куллану мөмкинчелеге карала.
Сайт 2016 елның июль аеннан бирле эшләп килә. Кулланучылар сайтка www.tatkniga.ru сылтамасы аша күчә ала.

Читайте нас: