Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 июнь 2017, 13:08

Райондашыбыз "Татмузыка хит парады 2017" финалында

"Татмузыка хит парады —2017” бәйгесе финал этабына керде. Проектның ВКонтакте социаль челтәренең „Татмузыка хит парады —2017" (https://vk.com/tatmuzika) беренче яртыеллык финалының 10 җырчысын билгеләү өчен тавыш бирү бара.

Бәйгедә катнашучылар арасында Ирек Габдрахманов сүзләренә көен үзе язган “Туган бишегем” җырын башкарган, Иске Балтач авылының “Кояшкай” балалар бакчасы музыка белгече Рима Шакирова да бар.
Шушы сылтаманы https://m.vk.com/topic-43538727_37688237 ачып балтачлылар Рима Шакирова өчен тавыш бирә ала. Тавыш биү өчен ВКонтакте социаль челтәрендә „Татмузыка хит парады —2017" төркеменә керергә кирәк.