Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 июнь 2017, 13:18

Татарстан Республикасы мәдәнияты зур югалту кичерде

Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң легендар җырчы Әлфия Авзалова вафат булган.

Бүген иртән Татарстан Республикасы мәдәнияты зур югалту кичерде. Озакка сузылган авырудан соң легендар җырчы Әлфия Авзалова вафат булган.
Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслаган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде.
ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның Халык артисты, РСФСРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" Орден кавалеры Әлфия Авзалова "Сагыну җыры", "Күл буена килсәң иде", "Мәхәббәт булганда", Картаямыни соң йөрәк", "Гөлҗамал" һәм башка бихисап җырлары белән Башкортстан җыр сөючеләренә яхшы таныш.
Әлфия Авзалова Башкортстанның Краснокама районы, Яңа Кабан авылында туган.
(Фото википедиядән алынды).
Читайте нас: