Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 июнь 2017, 17:53

Районның фин-угор халык милләтләре вәкилләре “Семык”ка җыела

Балтач районы фин-уогор халык милләтләре вәкилләренең "Семык" бәйрәме традицион рәвештә Түбән Иванай авылында үтә.

Район территроиясендә мари милләте вәкилләре яшәгән егермегә якын авыл бар. Ә удмурт милләте вәкилләре районыбызның өч авылында яши. Язгы мәшәкатьләр тәмамлангач, фин-угор халкы вәкилләре “Семык” бәйрәменә җыела.


“Семык” потка табынучыларның дини бәйрәме. Борынгы йола буенча ул атналар буена дәвам иткән. Традицион рәвештә“Семык” бәйрәме Түбән Иванай авылында үтә һәм быелгы бәйрәм чаралары иртәгә 11:00 сәгатьтә башлана.


Көнтүгеш авыл җирлеге Хакимияте башлыгы Риф Минилгалин билгеләвенчә, бәйрәм программасында “Семык” та катнашучы делегацияләрне каршылау, спорт-күңел ачу чаралары, мари, удмур милли костюмнарына(ирләр һәм хатын-кыз милли киемнәре) конкурс оештыру, шулай ук Көнтүгеш авыл җирлегендә “Үрнәкле йорт” йорт конкурсына йомгак ясау каралган.


Бәйрәм традицион рәвештә мариларның “җеп”кә сузылып бигеән “веревочка”сы белән тәмамланачак.


(Фото Газим Талипов архивыннан).
Читайте нас: