Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2016, 14:24

БАЛТАЧ БАЛАЛАР СӘНГАТЕ МӘКТӘБЕНЕҢ ЯҢА ЕЛ КОНЦЕРТЫ

Театрлаштырылган концерт „Яңа ел фантазиясе” дип аталды. Убырлы Карчык, Кикимора, Кар бабай, Кыш, Ёма, Карсылу, Кыш бабай катнашлыгында тамашаны балалар яратып, кызыксынып кабул итте.

Рольләрне Шаһит Фәрхуллин, Гөлназ Шәрифуллина, Гөлназ Ульданова, Светлана Шәрипова, Динар Хиҗәпов, Гүзәл Субушева, Элиза Рәхимҗановалар бик оста башкарды.

Концертта „Чеп-чеп чебиләрем”, „Вишинка” казак, латыш көтүчеләре биюләре белән — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова җитәкчелегендә „Зөлфия”, „Минем дустым”, „Тәкыялар”, „Чәчәк аткан чия” дип аталган биюләре белән — Венера Баландина җитәкчелегендә „Нью данс”, „Укучылар”, татар һәм эстрада биюләре белән Гөлназ Галләмова җитәкчелегендә „Гөрләвекләр” үрнәкле балалар бию ансамбльләре чыгыш ясады.

Камилә Халикова җитәкчелегендә „Ак калфак” балалар фольклор коллективы башкаруында Яңа ел җырлары күңелле яңгырады, яратып кабул ителде.

Яшь баянчылар Алмаз Карамов, Айдар Хәйрисламов, Ильмир Нигамәтуллиннар башкаруында халык көйләре концертка ямь өстәде.

Луиза Гәрәйшина һәм Марат Абдрахмановның „Яңа ел вальсы”, Ләйсән Әхкамованың „Кошларым”, Диана Миндибаева һәм Алия Сафиуллинаның „Күңелле балачак”, Азалия Хәсәнованың „Тау җиләге”, Ләлә Шәйбакованың „Яңа ел”, Виталия Глимшинаның „Журавли”, Альфир Исламовның „Озак торды атым, чапмады”, „Алина Мифтахованың „Тынычлык җыры” — бу күркәм чыгышлар мәктәптә вокал буенча белем алучы балаларның уңышларын күрсәтте.

Концерттан соң чыршы янында төрле уеннар, конкурслар оештырылды.


Читайте нас: