Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 декабрь 2016, 14:33

Бүген Балтачта “Танып тамчылары” бәйгесенең сайлап алу туры үтә

Район мәдәният сараенда балалар һәм үсмерләрнең табигый сәләтләрен ачу һәм аларны арытабан үстерү максатыннан оештырылган “Танып тамчылары” бәйгесенең сайлап алу туры үтә. 5—10, 11—14, 15—17 яшьлек балалар һәм үсмерләр эстрада һәм халык биюләре, шулай ук җырларын башкаруда сәләтләрен сынаячак.

Районның балалар иҗаты үзәгеннән белдерүләренчә, алдан кабул ителгән заявкалар буенча 60тан артык бәйгече чарада катнашырга теләк белдергән. Бүгенге турда сайлап алынган иң оста башкаручылар яңа елның беренче кварталында республиканың биш район вәкилләре катнашлыгында Балтач җирендә үтәчәк зона бәйгесендә чыгыш ясаячак.

Яшь башкаручыларга уңышлар телик!

(Фото редакция архивыннан).

Читайте нас: