Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 декабрь 2016, 14:36

„Талантларның мең төсе”ндә балтачлылар икенче!

Республика Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге, Профсоюзлар федерациясе, БРның муниципаль җирлекләр Хакимияте оештырган хезмәт коллективлары үзешчән сәнгать осталарының „Талантларның мең төсе” дип исемләнгән республика смотр-чарасының йомгаклау өлеше Борай районы җирлегендә үтте. Район мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов җитәкчелегендә балтачлылар төркеме уңышлы чыгыш ясап икенче урын белән билгеләнде.

Район Хакимиятенең информация-аналитика эше секторы мөдире Фиолида Глимҗанова белдерүенчә, район үзәгендәге оешма, предприятие, учреждение, шулай ук җирле биләмәләрнең үзешчән сәнгать осталары әзерләгән иң яхшы концерт номерлары тәкъдим ителгән чараның зона этабына.

Читайте нас: