Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 декабрь 2016, 14:55

Рәзидә Әхмәтова — «Ике аккош» татар җыры конкурсы җиңүчесе!

14 декабрь көнне, Уфа шәһәренең Фәйзи Гаскаров исемендәге концерт залында РСФСРның атказанган, БАССРның һәм Татарстанның Халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева һәм музыкант, аккордеончы, БАССРның Халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” татар җыры конкурсының Гала-концерты булачагы турында хәбәр иткән идек.

Анда Балтач районы вәкиле дә чыгыш ясады. Ул — районның балалар сәнгате мәктәбенең вокал башкаруы һәм фортепиано классы преподавателе Рәзидә Әхмәтова.

Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 60 катнашучы арасында райондашыбыз Фәридә Кудашева репертуарыннан “Син кайтмадың” җырын башкарып беренче урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Рәзидә Гайнетдин кызын бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз һәм арытабангы эшендә тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!


Читайте нас: