Балтач таңнары
-12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 декабрь 2016, 15:05

«Ике аккош» татар җыры конкурсы Гала-концертында Балтач җырчысы да катнаша

Иртәгә, 14 декабрь көнне, Уфа шәһәренең Фәйзи Гаскаров исемендәге концерт залында РСФСРның атказанган, БАССРның һәм Татарстанның Халык артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева һәм музыкант, аккордеончы, БАССРның Халык, РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” татар җыры конкурсы Гала-концерты булачак.

Анда Балтач районы вәкиле дә чыгыш ясаячак. 18.00 сәгатьтә башланган тамашага сәнгать сөючеләрне көтеп калалар.