Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2016, 16:03

ТАЛАНТЛАРГА ЮЛ АЧТЫ „АТАЙСАЛ”

„Русия киносы елы”нда игълан ителгән халык иҗатының „Атайсал” район фестивале тәмам. Бу үзенчәлекле чараны район җирлегендәге унбиш авыл биләмәсе үзешчәннәре күтәреп алды һәм анда актив катнашты. Унбиш авыл биләмәсенең сигезе — елның беренче яртысында, җидесе икенче яртысында чыгыш ясады.

Фестиваль Балтач халкының сәнгатькә чын-чыннан гашыйк булуын күрсәтте. Шулай булмаса, һәр атнаның җомга көнендә дәвам иткән концерт программасына билетлар көнендә сатылып бетәр идемени?

Фестивальгә узган атнаның җомга көнендә нокта куелды. Инде йомгак ясарга да вакыт.

Унбиш биләмәнең һәркайсы бай концерт программасы тәкъдим итте.

Иң чагу номерлардан тупланган ике Гала-концерт тамашачыны район үзәгенә җыйды. Аларда барлыгы 1000нән артык үзешчән, 33 вокал, 47 бию һәм 15 фольклор коллективы, халык инструментларында көйләр башкаручыларны туплаган 17 ансамбль, 22 сүз остасы катнашты. Алты авыл биләмәсе үзешчәннәре „Русия киносы елы”на багышланган инсценировка әзерләгән иде. Сәнгать осталары көче белән әзерләнгән унҗиде концертны 10 меңгә (!) якын тамашачы карады.

Фестивальнең үзенә килгәндә, озак еллар дәвамында ниндидер сәбәпләр белән сәхнәдән „югалып торган” Мишкә авылы үзешчәннәренең бию коллективы, Көмьязы авылыннан фольклор коллективы ачышка тиң, дип билгели район мәдәният сарае белгечләре. Сәйтәк һәм Түбән Сикияз авыл биләмәләре иң күп сандагы халык талантларын җәлеп иткән. Бу төбәкләрнең һәркайсыннан йөзгә якын үзешчән катнашкан. Иске Балтач авыл биләмәсенең ир-егетләр вокаль ансамблен фестивальнең табышына тиңләргә була.
Концерт программаларының тематикасы турында да әйтеп үтәргә кирәк. Бу яклап сәйтәклеләренең тырышлыгы аерым игътибарга лаек. Авылга нигез салган шәхесләренең шәҗәрәсенә нигезләнеп корылган сценарий буенча алып барылган программа уңышлы чыккан.
Сәнгать осталары арасында авыл биләмәләре башлыкларының үзләрен дә күрү аеруча сөенечле. Бүгенге җитәкчеләр арасында өзә басып биючеләр, гармунчылар, моңлы җырчылар, фольклорга битараф булмаган кешеләр бар.

Фестиваль барышында район тамашачысы сәхнәдән 70-80 яшьне узган әби-бабайларны да, урта яшьтәгеләрне дә, яшьләрне, хәтта нәниләрне дә күрде. Аларның һәркайсы үзе яшәгән авыл данын яклап чыгыш ясады. Аерым биләмәләр өчен танылган артистларның кайтып якташларын моңлы чыгышлары белән сәламләве фестивальнең дәрәҗәсен тагын да арттырды.

„Атайсал” тәмам. Кичке сәгатьләрдә өйдә телевизор экраннарына төбәлеп утырудан җиләгән, күрешү, аралашуга, туган моңнарга сусаган тамашачы яңалык көтә.

Милли мәдәниятебезне үстерү һәм саклап калу, аны килер буыннарга җиткерү йөзеннән оештырылган фестиваль максатына иреште. Авылларыбыз елъязмасын битләгән, бер гаилә балаларыдай дустанә мөнәсәбәттә яшәгән төрле милләт вәкилләренең рухи кыйммәтләрен барлаган чара алдагы елда да дәвам итәр һәм ул милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда төп рольне уйный торган чараның берсе булыр, дип ышаныйк.

Читайте нас: