Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 декабрь 2016, 16:05

Районның яхшы сәнгать осталары — Гала-концертта

Бүген район мәдәният сараенда сәнгать осталарының „Русия киносы елы”на багышлап үткәрелгән „Атайсал” район фестиваленең Гала-концерты үтәчәк.

Көндәшле, Богдан, Иске Балтач, Түбән Сикияз, Тушкыр, Иске Янбай, Ялангач авыл җирлекләре үзешчәннәре арасыннан сайлап алынган иң яхшы номерларыннан торачак ул концерт программасы. „Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесенә район мәдәният сараеның художество җитәкчесе Гөлфия Шәисламова хәбәр итүенчә, район тамашачысы алдында Курач авылыннан фольклорчылар төркеме, Богдан, Түбән Сикяз, Тушкыр, Иске Уразай авылларының вокал ансамбльләре, Көмьязы авылы баянчылары, Түбән Сикияз гармунчылары, Иске Янбай авылы үзешчәннәренең халык инструментлары ансамбле, Магашлы Алмантай, Мишкә, Ялангач авылларының һәм Иске Балтач авыл җирлегенең бию коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук аерым башкаручыларның чагу чыгышлары да Гала-концертны бизәячәк.

Килми калмагыз.

Концерт 19.00 сәгатьтә башлана.

Читайте нас: