Барлык яңалыклар
Мәдәният
30 ноябрь 2016, 16:08

ЙӨЗЛӘРЕНДӘ ИМАН НУРЫ, БАШЛАРЫНДА — АК КАЛФАК

„Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасы Балтач районында үз эшчәнлеген башлады. Милли рух, үзаң, тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау, аны ядкәр итеп киләсе буынга тапшыру күпчелек очракта ана иңнәрендә. „Ак калфак” нәфис затны бу юнәлештән тайпылмаска әйдәүче оешма. Аманатыбызга хыянәт ярамас.

Балтач районындагысы республикабызда унсигезенче булып барлыкка килгән „Ак калфак”оешмасы. Аның аерым бүлмәсе булу әлегә бердәнбер очрак. Сафлыкка күңелләре ачык ханымнарга район Хакимияте барлык алшартлар булдыру ягында. Чабаталар, сугылган киндер тукымалар, челтәрләр чарага килгәннәрне милли мохиткә чорнады, диярсең. Өстәлләрдә —халкыбызның милли ашлары . Ак яулык бөркәнгән хатыннар тарафыннан әйтелгән мөнәҗәт белән күркәм чара башланды. Башкортстандагы „Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасы җитәкчесе Люция Вафина Балтач районында изге максат тормышка ашып бүлекчә ачылуы уңаеннан ихлас теләкләр җиткерде. Милләт тарихын барлап үткәннәргә мөрәҗәгать итте. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт Хаты һәм бүләк тапшырды. Камилә Кәшфулла кызы ЗАГС хезмәткәрләре белән бергә тантаналы рәвештә гореф-гадәтләрне күрсәтү эшен киләчәктә тагын да җанландырып җибәрергә ниятләде. Район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль сәясәт буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов күркәм оешманың өй туе мәҗлесендә теләкләр юллады.. „Балтач таңнары”гәзите редакторы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рөстәм Вәлиев „Ак калфак”ның тоемлы өлеше булырына ышаныч белдереп Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетының Рәхмәт Хатларын тапшырды. Мөнәҗәтчеләр төркемен тәү башлап булдыручы мөгаллимә Гөлнара Рәхмәтиева милли традицияне саклау өчен ныклы нигез дин булуын телгә алды. „Ак калфак” оешмасының калфак туенда тирән хөрмәткә ия Республика Башлыгы әнисе һәм әбисе Рәвия Сөнәгатулла кызы Хәмитова белән Римма Гадел кызы Ильясова катнаштылар. Битарафлыктан ерак торган шәхесләр райондагы һәр уңай үзгәрешкә шат, өлкән яшьтәгеләргә мондый чарада катнашу имтиханга тиң. Күңелләрендәге ихласлык авырлыкларга баш имәскә бер этәргеч бирә сыман. Рәвия Сөнәгатулла кызы тик яхшылыкка чакырган оешманың Балтачтагы бүлекчәсе нәтиҗәле эшләргә тиешлегенә инанганын белдерде. Гомерен адәм балаларын дәвалауга багышлаган табиб Римма Гадел кызы Балтачта яшьләргә әхлакый тәрбия бирүгә игътибарны юнәлтергә чакырды. Хәзерге вакытта үсмерләрне кирәкмәгән юлга ымсындырган интернет кебек мавыктыргыч „капкан”нар булуы һәммәбезгә мәгълүм. Егет һәм кызларга яшьли рухи тәрбия бирүне сорады. Элекке табиблар булмый диюләре хактыр, гаиләләрдә түлсезлекнең профилактикасы итеп булачак ата-аналарга лекцияләр уку, белгечләр белән очрашуны гамәлгә кертергә чакырды. Ана булу бәхетен һәр кеше татысын иде, яшьлек хаталары моңа юлны өзмәсен, дип борчылуын җиткерде. Балалар тәрбияләүгә булмышларын багышлаган Рәйнә Мазһарова, Зәмфирә Гатина, Флидә Галиевалар чыгышлары да гаилә кыйммәтләрен, буыннар бәйләнешен чагылдырды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субышева ут күрше оешма белән уртак максатта эшләячәкләрен әйтте.. Балтач районы авылларының талантлы, моңлы ак яулыклы мөнәҗәтчеләре чыгышлары „Ак калфак” оешмасының ак ниятен киң җәмәгатьчелеккә белдерергә теләгәндәй яңгырады.


Читайте нас: