Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 ноябрь 2016, 16:24

Сәнгать осталарының „Атайсал” район фестивале тәмам

„Русия киносы елы”нда районда дәвам иткән халык иҗатының „Атайсал” фестивале тәмамланды. Җомга көнне унбишенче булып Ялангач авыл җирлеге үзешчәннәре „Без дуслык белән көчле” дигән концерт программасы белән фестивальнең штандартын аны оештыручыларга тапшырды.

Тамашачы һәр номерны яратып кабул итте. Халык иҗатына, үткәннәренә, бүгенгегә һәм киләчәккә битараф булмаган үзешчәннәр үзләренең дуслык белән көчле булуларын исбатладылар һәм шуның белән фестивальне югары нотада тәмамладылар.

Программаның соңында җирлек башлыгы Расих Гафурҗанов уйлары белән уртаклашты:

—Зур чарага әзерлекне авылларыбыз үзешчәннәре күтәреп алдылар, һәр көнне соңламый репетицияләргә йөрделәр. Ялангач гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мәдинә Әхмәтханова җитәкчелегендә мәктәп хезмәткәрләре бер булып номерлар өстендә уйландылар, җырлар, биюләр әзерләделәр. Мәдәни чараларны оештыручы Алёна Салиева оештыруында мишкәлеләр дә активлык күрсәттеләр. Читтә яшәгән авылдашларыбыз Рәҗәповларга халык исеменнән рәхмәт белдерәсе килә. Фларида Зөфәр кызы безнең буын укучыларын мәктәп елларында өлкән пионервожатый сыйфатында патриотик рухта тәрбияләгән мөгаллимә. Бүгенге көндә күпләребезнең сәхнәдә чыгыш ясавында аның роле зур. Концерт программабызны нәфис сүз белән баетты ул. Биш яшенә кадәр Ялангачта үскән улы Алмаз программаны гармун, баян моңнары белән бизәде.

Тирәнгә керми генә шуны әйтәсем килә: Рәҗәповлар белән беррәттән, концертыбызга тамырлары Ялангач авылына тоташкан башка үзешчәннәр дә бик теләп кушылды. Һәммәсенә дә бик зур рәхмәтемне белдерәм.

Үзешчәннәребез арасында колхоз производствосында эшләгәннәр дә, читтә йөреп эшләүчеләр дә, укытучылар, пешекчеләр, эшкуарлар, башка һөнәр кешеләре дә бар. Һәркайсының үз дөньясы, үз мәшәкате булуга карамастан, программаны уңышлы башкарып чыгуга тырышлык салдылар. Мондый кешеләр белән нинди эшкә тотынсаң да аткарып чыгып була!



Аида ХӘЙРТДИНОВА.


P.S. Икенче декабрь көнне район мәдәният сараенда җиде авыл җирлеге үзешчәннәре катнашлыгында Гала-концерт үтәчәк. Килми калмагыз!

(Ялангач үзешчәннәренең концерты турында тулырак язманы “Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында укый аласыз).

Читайте нас: