Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 ноябрь 2016, 16:37

Балтачлылар „Илһам” фестивале дипломантлары һәм лауреатлары

Районның балалар сәнгать мәктәбе укучылары „Илһам” халыкара фестиваль-конкурсында катнашып лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар. Мәктәпнең тәҗрибәле преподавательләре Рая Хамаева, Наил Галләмов, Илшат Нуркаев ел дәвамында талантлы балалар белән максатлы әзерлек эшләре алып бардылар.

Конкурста Башкортстаннан тыш, Татарстан, Тыва Республикаларыннан, Пермь, Алтай крайларыннан, Чиләбе өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән ике меңнән артык бала — яшь җырчылар, биючеләр, халык уен коралларында уйнаучылар сәләтләрен сынады. Аларның чыгышларын Мәскәү шәһәренең төрле уку йортлары преподавательләре составында мәртәбәле жюри бәһалады.

Конкурс шартлары буенча вокаль сәләтләрен сынаучы бәйгечеләр төрле характердагы ике әсәрне җырлап күрсәтергә тиеш иде. Берсе озын, борынгы халык көе булса, икенчесе — җиңел, бию элементлары белән бизәлгән кыска көй. Жюри башкаручыларның чыгышларында әсәрнең характерын чагылдыра алуларына зур игътибар бирде.

Вокал бүлеге укучысы Сөмбел Солтангалиева фестивальнең I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Укучылар ансамбльләр номинациясендә дә чыгыш ясады. Сөмбел Солтангалиева һәм узган елгы конкурста I дәрәҗә лауреат исемен алган Алина Мифтахова Сара Садыйкованың „Бөркет” җырын ике тавышка башкарып жюри әгъзаларының күңелен әсир итте.

Яшьләренә карап төркемнәргә бүленгән конкурсантлар арасында фестивальдә беренче тапкыр катнашучы Алия Сафиуллина — дипломант, Нөркә авылыннан Ләлә Шайбәкова — III дәрәҗә лауреат булдылар.

Соңгы елларда районда бихисап яшь талантларны ачуда һәм аларны сәнгать дөньясына алып керүдә вокал бүлеге преподавателе Рая Хамаеваның тырышлыгы зур. Дәрәҗәле җиңүләр — аның лаеклы иҗат җимешләре. Аңа жюри тарафыннан „Иң яхшы җитәкче” дигән диплом тапшырылды.

Читайте нас: