Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
31 июль , 14:59

Күркәм юбилее уңаеннан

Гомер бәйрәмнәре үткәннәрне барлап искә алырга, алга планнар корырга этәргеч бирә. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев матур юбилей билгеләгән Рәйсә Садриевага багышлап  социаль челтәрләрендә пост урнаштырган.

Күркәм юбилее уңаеннан
Күркәм юбилее уңаеннан

"Бу көннәрдә район хакимиятенең бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге баш белгече Рәйсә Садриева үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Рәйсә Мәксутовна, сезне бу матур көнегез белән котлыйм! Сезнең профессиональлегегез һәм бухгалтерлык хисабы эшенә тугрылыгыгыз тирән хөрмәткә лаек. Безнең хакимият коллективында эш стажы - 18 ел. Юбиляр эшләгән дәверендә бик күп мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Һәр көн шатлык, җылылык һәм бәхет китерсен. Хыялларыгыз чынга ашсын, тормышыгыз күңелле мизгелләр, якыннарыгызның кайгыртуы һәм хезмәттәшләрегезнең ихтирамы белән тулсын. Сезгә бәхет, иминлек һәм күп-күп шатлыклы көннәр!"

 Шундый җылы теләкләр юллаган җитәкче юбилярга.

Автор:
Читайте нас