Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
11 сентябрь , 16:41

Район аграрийларына яхшы уңыш алуын хәстәрли

Чираттагы оешма җитәкчеләре белән оператив киңәшмәдә  хезмәт алдынгыларын билгеләнде.

Район аграрийларына яхшы уңыш алуын хәстәрли
Район аграрийларына яхшы уңыш алуын хәстәрли

"«Россельхозцентр»ның Балтач районы буенча әйдәп баручы агрономы Рәүзәнә Хәмәтнурова үзенең матур юбилеен билгеләп үтә. Рәүзәнә Вәгыйзь кызы бөтен хезмәт юлын игелекле эшкә багышлады40 елдан артык район аграрийларына яхшы һәм сәламәт уңыш өчен көрәштә булыша. Хезмәттәшләре өчен остаз булып тора һәм һәрвакыт кыйммәтле профессиональ киңәш бирергә әзер ул. Без аны зур хәреф белән генә түгел, үз позициясен принципиаль яклый белүче ярдәмчел һәм игелекле кеше буларак та бәһалыйбыз. Хөрмәтле Рәүзәнә Вәгыйзь кызы , сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелеге, энергия һәм көч, тормышыгыз кызыклы вакыйгаларга  бай булуын телим! Һәр яңа көн гармониядә узсын, шатлык, позитив һәм күңелле аралашу чыганагы алып килсен!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган. 

Тырыш хезмәткәр, остаз, үз эшенең остасына якты киләчәк, ныклы сәламәтлек телисе килә.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: