Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
9 апрель , 11:16

Юбилей уңаеннан тәбрикләүләр

Шушы көннәрдә муниципаль район Советы белгече Альфира Шайбәкова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей уңаеннан  тәбрикләүләр
Юбилей уңаеннан тәбрикләүләр

Оператив киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев муниципаль район Советы белгече Альфира Шайбәкованы юбилее уңаеннан котлады. "Альфира Шәрифьяновна, сезне матур дата белән котлыйм! Тормыш бары тик күңелле сюрпризлар гына китерсен, сәламәтлек ныклы булсын, балалар һәм оныклар горурлык уятсын. Киләчәктә дә шундый ук шат күңелле, оптимистик халәттә булырга һәм, әлбәттә, безнең белән сафта булуыгызны телим. Якыннарыгызның кадерегезне белүләрен, хөрмәт итүләрен һәм һәрчак үрнәк итеп куюларын телим. Сезнең йортыгыз уңай хисләр, шатлык, мәхәббәт, көлү белән тулы булсын. Озын һәм бәхетле тормыш!"—диде Илгиз Әхвәс улы юбилее уңаеннан Почёт грамотасы, бүләк һәм чәчәк гөлләмәсен бүләк итеп. 

Муниципаль район Советы рәисе Азамат Мәгъзүмов Почёт грамотасы тапшырып, җылы теләкләр юллады. 

Эшеннән ямь табып көч салган якташыбызга  уңышлар, бәхет, күңел тынычлыгы телибез.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: