Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
4 март , 16:59

Тырыш водительгә хөрмәт йөзеннән

Балтач ДРСУда Иске Балтач авылында яшәүче Ильяс Сәетгалиев 25 елдан артык шофер булып эшли.

Тырыш водительгә хөрмәт йөзеннән
Тырыш водительгә хөрмәт йөзеннән

Камил эше,зур эш стажы, һөнәренә һәм  ДРСУга тугрылыгы, намуслы хезмәте өчен Ильяс Глимханович Русия Федерациясе Транспорт министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Тантаналы шартларда, Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе вакытында, якташыбызга бүләкне министр Александр Клебанов тапшырды. Ильяс Глимханович, хезмәттәге иптәшләре сүзләренчә, югары профессионализм, җаваплылык һәм шәхси тыйнаклык белән аерылып тора. Характеры буенча аралашучан, ул үзенең осталыгын яшь белгечләргә  тапшыра, алар өчен үрнәк булып тора. Юл ремонт-төзелеш идарәсендә эшләгәндә юл хәрәкәте хәвефсезлеге техникасы һәм хезмәт дисциплинасы кагыйдәләрен тиешенчә үти . Әйе, машина йөртүче-махсус һөнәр. Бу бик стресслы һәм бер үк вакытта җаваплы эш.

 

Автор:
Читайте нас: