Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
27 февраль , 11:53

Юбилей уңаеннан тәбрикләү

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуровны 60 яшьлек юбилее белән оператив киңәшмәдә котлады.

Юбилей уңаеннан  тәбрикләү
Юбилей уңаеннан тәбрикләү

"Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуровны 60 яшьлек юбилее белән котладым. Җәлил Фидай улы 2015нче елдан Тучыбай авыл советы биләмәсе башлыгы буларак үз эшчәнлеген уңышлы алып бара,бу барлыгы 525 йортлы 6 торак пункты, анда 700дән артык кеше яши. Безнең юбиляр-энергияле һәм җаваплы җитәкче, торак пунктның чәчәк атуы, авыл халкы тормышында уңай үзгәрешләргә ирешү хакына иң кыю планнарны, яңа карарларны уңышлы тормышка ашыра. Хөрмәтле Җәлил Фидаи улы, юбилей белән чын күңелдән котлауларымны тагын бер кат кабул итегез! Тучыбай авыл биләмәсен төзекләндерүгә һәм үстерүгә салынган барлык башлангычларыгыз һәм хезмәтләрегез дәвам итсен һәм замандашларыгыз гына түгел, киләсе буын вәкилләре тарафыннан да бәяләнсен. Сезнең сәләтләрегез, белемнәрегез һәм тәҗрибәгез алга таба да куелган максатларга ирешергә һәм торак пунктның актуаль проблемаларын нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә игелекле эшләрдә  уңышлар телим,, тормыш оптимизмы һәм яхшы кәеф сезне калдырмасын, һәм һәр көн сезгә тынычлык, гармония һәм бәхет бүләк итсен! Сезгә һәм гаиләгезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек булсын",— дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләү сәламен җиткергән.

Авыл киләчәге өчен җан атып эшләгән җитәкчеләр районыбызда бихисап. Аларның тырышлыгы игътибар үзәгендә. Илһамланып эшләргә язсын.

 

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: