Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
22 гыйнвар , 15:02

Балтач районының иң яшь кешесе

Айсылу һәм Динар Хөснимәрдәновлар  гаиләсен тулыландырып уллары Азиз туа.

"Иштирәк авылында яшәүче   Айсылу һәм Динар Хөснимардановлар  гаиләсен тулыландырып уллары Азиз туа. Ул гаиләдә икенче бала, өч яшьлек Дилия олы апа буларак, әнисенә абыйсын карарга ярдәм итә.

Хөрмәтле Динар һәм Айсылу! Мондый шатлыклы вакыйга белән иң җылы котлауларны кабул итегез. Улыгыз сәламәт, тыныч бала булып үссен, кечкенә, әмма мөһим уңышлары белән сөендерсен! Дөньяда иң бәхетле булыгыз һәм барлык авырлыкларны җиңел генә җиңегез, мәшәкатләргә караганда күпкә уңай хәбәр һәм шатлыклар күбрәк булсын! Сабырлык телим, сабыйны тәрбияләүдә уңышлар юлдаш булсын! Ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм үзара аңлашу телим!"—дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган.

 Матур вакыйга, шатлыклы мизгелләр кеше тормышында онытылмаслык чаклар. Без дә бу котлауларга кушылыйк. Сабый һәм әти-әнисенә, апасына изге теләкләр юллыйк.

Районыбызда  тулы гаиләләрдә сәламәт, бәхетле нарасыйлар тусын.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: