Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
1 март 2023, 09:07

“Мин бик бәхетле кеше...”

Матур һәм сихри кыш аенда Борай районының Иске Бикмәт авылында туып, Түбән Сикияз авылында гомер кичерүче Зөһрә Сәхи кызы Сәләхова күркәм юбилеен каршылады.

“Мин бик бәхетле кеше...”
“Мин бик бәхетле кеше...”

Сер түгел, Балтач районында бик күп матур һәм үрнәк булырдай, авылдашлары арасында олы ихтирам яулаган кешеләр яши. Шундый кешеләрнең берсе турында бу язмам. Матур һәм сихри кыш аенда Борай районының Иске Бикмәт авылында туып, Түбән Сикияз авылында гомер кичерүче Зөһрә Сәхи кызы Сәләхова күркәм юбилеен каршылады.

Ул үзенең 75яшьлек юбилеен бихисап якыннары, туганнары һәм дуслары арасында билгеләп үтә, ә туган-тумачалары, дус-ишләре күп. Ә бу инде аның киң күңелле һәм мәрхәмәтле кеше икәнен исбатлап тора.

Зөһрә Сәләхова  1948 елның 26нчы февралендә Иске Бикмәт авылында туган. Туган авылында һәм ары таба Борайда урта мәктәпне тәмамлагач, Бөре педагогия институтының филология факультетына укырга керә. Шунда  ул гомерлек тормыш иптәшен – Радик Хәсән улын очрата. Икесе дә бер үк факультет студентлары булалар.

1967 елның 14нче декабрендә ЗАГСка кергәннәр алар, ә инде 1968 нче елның чагу язның март аенда студент туен гөрләтеп үткәрәләр.

Ары таба югары уку йортын икесе дә уңышлы тәмамлап, Түбән Сикияз авылының мәктәбенә эшкә кайталар. Мәктәп шунда ук үзенең бетмәс мәшәкатьләре белән чорнап ала аларны: иҗади дәресләр, дәрестән соң төрле чаралар, җәмәгать эшләре. Радик Хәсән улы – 40, Зөһрә Сәхи кызы 35 ел рус теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем биреп, хаклы ялга туктыйлар. Икесе дә бергә, бер үк фәннән, бер урында эшләү дәверендә хезмәтләрен иңгә-иң терәп башкарганнар, олы тәҗрибә туплаганнар, укучылар, әти-әниләр һәм хезмәттәшләре арасында чын абруй казанганнар.

Зөһрә Сәхи кызы тормыш иптәше Радик Хәсән улы белән тормыш юлларын тулысынча мәгариф өлкәсенә багышлап, өч кызга гомер бүләк итеп Түбән Сикияз авылында бик матур парлы гомер кичерәләр.

Һәр әти-әни өчен балалар – тәрәзәдәге яктылык, дисәк тә була. Зөһрә һәм Радик Сәләховлар өчен алар — шул тәрәзәдәге кояш нурлары. Балаларының  барысы да тормышларында үз урыннарын табалар. Олы кызлары Резеда Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлап, өч дистә елга якын проектчы- инженер булып эшли. Аның һөнәри юлын улы Рөстәм лаеклы дәвам итә.

Ике кызлары – Наилә һәм Рита икесе дә Башкорт дәүләт педагогия институтының табигать-география факультетын тәмамлыйлар. Наилә Радик кызы  күп еллар инде гаилә бизнесы белән уңыәлы шөгыльләнә. Ә Рита Радик кызы  Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты секторы мөдире булып эшли.

Авылда Зөһрә Сәхи  кызын hәркем ихтирам итә, бу балалары өчен дә зур горурлык. Аның олы йөрәгенә, киң күңеленә сокланмый мөмкин түгел. Һәрбер килгән туганга, кунакка ачык йөзле, киң күңелле хуҗабикә, күрше-күләннәрен ихтирам итеп, хөрмәтләп яши.  Бакчасында гомер буе нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үстерми, нинди генә чәчәк, гөлләр бизәми аның дөньясын. Ул һәр ел саен бакчасындагы җиләк-җимешләрен җыеп эшкәртә, тәмле кайнатмалар ясап балаларына, оныкларына шатланып өләшә.

—Безнең әни бик сабыр һәм уңган кеше. Үз үрнәгендә хезмәтне яратырга, һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте. Беркайчан да юклыкны тоймадык, барлыкта үстек, тырыш хезмәте белән бар нәрсәне дә булдырды. Аңа рәхмәт хисләребез чиксез, һәрвакыт акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. Хәзер инде гаиләдә алган тәрбиябезне үзебезнең балаларыбызга җиткерәбез, — ди балалары.

Аның уңганлыгы, тырышлыгы—күпләр өчен үрнәк. Авыл халкы белән дә мөнәсәбәте hәрчак яхшы, аларга ихтирам белән, якыннары кебек үз итеп, киңәш-табышларын уртаклашып яши.

—Тәүлекнең кайсы вакытында Зөһрә Сәләховага хәл-әхвәл белеп керсәң дә, ул һәрберебезне якты йөз, мул табын белән каршы ала. Аның белмәгән, эшләмәгән эше юктыр ул. Нинди генә эш булса да аермый-бүлми, җиренә җиткереп башкара, — дип мактый аны авылдашлары.

Язмамның герое лаеклы ялга чыккач бер дә тынгы белми, барлык ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә. Күп еллар инде авыл мәчетендә авылдашларына гарәп телен өйрәнергә ярдәм итә. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр башкаруыннан үзен бәхетле итеп тоя.

Сәләховлар гаиләсе 2022 елның 14нче декабрендә бергә бәхетле гомер итүләренең 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, дип юкка гына әйтми халык. Зөбәрҗәт бит ул тугрылык һәм ихтирам ташы.

Тормышыгызда барысы да мул, яраткан эшегез, гаиләгез бар. Димәк, сез бәхетле кеше бит дигән сүземә язмамның төп герое бер дә уйланмый:

Әйе, мин бик бәхетле, — дип елмайды Зөһрә Сәхи кызы. —Гомеремнең һәрбер көнендә мин кемгәдер кирәк булуымны белдем.  Туганнарыма, авылдашларыма гади генә булса да ярдәм белән булыша алсам — мин бәхетле.  Балаларым үз юлларын таптылар бу тормышта. Ә тормыш иптәшем белән бер-беребезне саклап, яклап, терәк булып менә инде бәхетле итеп 55 ел бергә тату яшибез.  Булган эшләребезне бергәләшеп, өмәләр белән күңелле итеп эшлибез, ялларны да бергә мул табын артында үткәрәбез. Бу бәхет түгелме?

Бу хакыйкатькә олы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтелгән җавап белән килешми буламы соң...

Автор:
Читайте нас: