Февраль урталарында кадерле әниебез — Рәкыйфә Риза кызы Закирҗановага 65 яшь тула. Аның тормышы турындагы бу мәкалә — безнең өчен иң кадерле кешегә хөрмәт һәм мәхәббәт белдерү.
Әниебез Текән авылында Зөлфия һәм Риза Хәлиуллиннарның күп балалы һәм тату гаиләсендә дөньяга килә. Әти-әнисе гади хезмәт ияләре булалар, икесе дә, үзләрен бер дә кызганмый, колхозда тырышып эшлиләр. Алар иң югары байлык — хезмәт сөючәнлек сыйфатын биш балаларының барысында да, шул исәптән әниебездә дә күп көч салып тәрбияләгәннәр.
Балачактан ук әниебез җитез һәм шаян кыз булып үсә. “Түбән очның иң матур кызы”, — дип йөртәләр аны. Безнең дәү әни һәм дәү әтиләр балаларының авыр эштә эшләүләрен теләмиләр, шуңа күрә һәркемгә лаеклы белем бирергә тырышалар. Әниебез дә Ялгыз-Нарат урта мәктәбен тәмамлап, бухгалтерлык белгечлеге буенча белем ала һәм гомере буе сайлаган һөнәренә тугры кала.
Яшь белгеч булып Түбән Сикияз авылындагы “Сигнал” (хәзерге “Луч”) колхозына эшкә кайткач, бухгалтер булып эшкә урынлаша. Ул дәвердә авылда эш кенә күп түгел, ә яшьләр дә бихисап була. Дус кызлары белән бергә әниебез киноларга йөри, концертларда катнаша, кыскасы, бар яклап та өлгер була. Нәкъ шул вакытта, 70нче еллар ахырында, ул күптән түгел армиядән кайткан әтиебез — Фларид Хәкимҗан улы белән таныша. Ул колхозда шофёр булып эшли. Авылның кара мыеклы шәп егете озын чәчле чибәр кызны шунда ук күреп кала. Ярты ел очрашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй үткәреп, тормыш юлыннан бергә атлый башлый алар.
Шундый хезмәт сөючән, тату гаиләдә без, ике кыз һәм уллары, туып-үстек. Безнең әти алтын куллы кеше була, шуңа күрә алар зур уңайлы йорт төзергә уйлыйлар. Шундый җитди эштән соң әтиебез балта остасына әверелә һәм үзенә мөрәҗәгать иткән һәркемгә өйләр төзергә ярдәм итә, дип горурланып әйтәсебез килә. Ә әниебез колхоз идарәсендә эшләвен дәвам итә, көн саен саннар, исәп-хисапларның чиксез агымын тикшерә. Еш кына “эш” өйгә кайта, ләкин ул зарланмый, заман белән бергә атлый. Колхозда компьютерлаштыру чоры башлангач, бу яңалыкны да теләп үзләштерә. Күпъеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен әниебезгә “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелә.
Әниебезнең күптән үткән көннәр турындагы сөйләүләрен тыңлаганда, без аның барысына да ничек өлгергәненә хәйран калабыз: колхозда эшләү, балалар тәрбияләү, зур бакча, абзар һәм башка бетмәс-төкәнмәс авыл мәшәкатьләре. Ышанычлы һәм таянырлык кешесе янында булгач — барысы да була. Без үсә бара кошлардай туган “оябыздан” бер-бер артлы таралыштык. Әти-әниләр безгә һөнәр алырга ярдәм иттеләр, аякка бастырдылар. Ләкин нәкъ шул вакытта, инде үзең өчен яшәргә мөмкин булганда, әтиебез бакыйлыкка күчте. Бу безнең һәм барлык туганнарыбыз өчен зур тетрәнү булды.
Авырлыкларга бирешми, бер канатлы кош сыман, әниебез тормыш сынауларын җиңәргә һәм яшәргә үзендә көч таба. Туганнарыбыз һәм якыннарыбыз ныклы терәк булдылар. Без аларның һәрберсенә чын күңелдән рәхмәтле. Бер-беребезнең җылысын, мәхәббәтен , ярдәмен тоеп яшибез, Аллаһыга шөкер.
Әниебез безнең белән горурлана ала. Барыбыз да бу тормышта үз урыныбызны таптык: олы кызы Зилә, институт тәмамлап, тернәкләндерү үзәгендә белгеч булып эшли, улы Рөстәм — нефть һәм газ операторы, кече кызы Миләүшә — хуҗабикә. Без үз гаиләләребез белән бер урында — Югары Тәтешледә яшибез. Сөекле әниебездән ерак түгел һәм бер-беребезгә якын терәк-таяныч.
Әниебез, Рәкыйфә Риза кызы, тормышка һәрчак оптимизм белән карый. Аны чын күңелдән туганнары, якыннары һәм авылдашлары хөрмәт итә. Ә ул һәрчак акыллы киңәш биреп, ярдәм итәргә әзер. Ачык йөзле, игелекле әниебез безне дә шулай тәрбияләде.
Оныкларын тәрбияләүдә дә зур өлеш кертә, ә алар аңарда җидәү. Әйе, безнең әни — сабыр холыклы, көчле рухлы һәм кайгыртучан дәү әни. Безгә үзенең бар мәхәббәт һәм назын биреп, ул алмашка шундый ук игътибар һәм кайгыртучанлык ала. Атна саен аның янына кайтырга ашкынабыз. Кайтуыбызга ул, һичшиксез, мул табын әзерләп, якты йөз белән каршы ала, изге догалары белән озатып кала. Яраткан балалары, оныкларының тавышлары һәм көлүләре белән өй тулганда, безнең әниебездән дә бәхетлерәк кеше юк кебек тоела. Бу үзе бәхет түгелме соң?!
Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әниебез.
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таның шатлык белән атсын, Аллаһы саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм оныклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әни, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Аллаһы сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән улың-киленең, кызларың-кияүләрең, оныкларың.