Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
7 гыйнвар 2023, 06:00

Хөрмәтле ветеранны тәбрикләү

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Үткәннәрне белгән матур традицияне саклый.

Хөрмәтле ветеранны тәбрикләү
Хөрмәтле ветеранны тәбрикләү

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхак улын яңа ел белән котлады. Тиздән хөрмәтле ветеран  99 еллыгын билгели!

Үткәннәрнең шәхси хатирәләрендә саклаган ветеранның яшьләргә әйтер сүзе бар. Бөек Ватан сугышы ветераны Әхвәс Габделхак улы ут-су кичкән солдат. Изге догалар яу яланында аңа исән калырга ярдәм итүен бүген тәфсилләп сөйли ул.  Матур тормыш юлындагы вакыйгалар бай булган.

Район җитәкчелеге хөрмәтле ветераннарны үз игътибарыннан калдырмавы күркәм күренеш. Кичәгене, бүгенгене хәтердә тоту тиешле.  Гомумән, районыбызда олы кешеләр игътибар үзәгендә булуы гадәти хәл.

 

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: